Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 номерлы "Ресурс" лицеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадада җиңүче баланы бүләкләү тантанасы булды.
Агымдагы елда мәктәп укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына уздырылган республика олимпиадасында Татарстан Республикасының 8-9 һәм 10-11 сыйныфларында белем алучы 9441 укучы катнашу теләген белдерде. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксыну дәрәҗәсенең, үсеп килүче буынның активлаша баруын күрсәтә, ә укучылар үзләштергән кулланучы белеме нигезләре киләчәктә аларга хезмәт күрсәтү һәм товарлар күптөрлелегендә ориентлашырга, әйберләрне дөрес сайлап алырга һәм кулланучы хокуклары бозылган очракларда дөрес эшли белергә ярдәм итәр.
Бүләкләү тантанасын Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин алып барды. Барлык конкурс этаплары нәтиҗәләре буенча 1 дәрәҗә дипломга 9 А сыйныфы укучысы Виталий Швецов лаек булды. Җиңүче лаеклы кыйммәтле бүләкне алды, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, шәхси өлкәдә дә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә, әлеге юнәлешне үстерүнең барлык үзгәрешләрен һәм тенденцияләрен исәпкә алып, үз-үзеңне камилләштерү процессында даими омтылышта булырга, дигән теләкләр җиткерелде.
Җәмгыять белеме укытучысы Камил Кәримовның шәхси өлеше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов исеменнән Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.