Азык-төлек алырга - ярминкәгә

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрнең азык-төлек ярминкәләре белән кызыксынуы елдан-ел арта бара. Бу иртәнге сәгать тугызда район үзәге мәйданында халык шау-гөр килә башлауга ук билгеле булды. Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе һәм башка бик күп әйберләрне күрергә була иде. Җитештерүчеләр үз товарларын сатып алучыларны тапса, халык, үз чиратында, экологик чиста продукциягә тиенде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәләрдә кулланучыларның хокукларын бозуны кисәтү максатыннан консультацияләр үткәрде. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белешмәлекләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы элемтә номерлары белән визит карточкалары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International