Олимпиада җиңүчесе һәм призеры үз бүләкләрен алды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бүген кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүче һәм призер белән очрашты. Бүләкләү тантанасы Балтач муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында, район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында узды.

Исегезгә төшерәбез, олимпиада өч этапта үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Диана Кәримова җиңүче дип танылды. Ул олимпиада жюриен үзенең грамоталылыгы, фикер йөртә белүе, катлаулы биремнәргә тиз арада җаваплар бирә алуы, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законны бик яхшы белүе белән гаҗәпләндерә алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Дианага бәллүр кубок, җиңүче медале, диплом һәм бүләк тапшырды.

«Кулланучылар грамоталылыгын өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә Балтач районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Дилә Закирова призер булды. Ул кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яхшы белемнәрен һәм фикер йөртә белүен күрсәтте. Диләгә грамота һәм бүләк тапшырылды.

Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән  Балтач урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Люция Шәйхетдинова, Норма урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рим Гыйбадуллин бүләкләнде.

Җәүдәт Әхмәтханов яшь җиңүчеләрне уңышлары белән котлады, белемле балалар тәрбияләгән укытучыларга, ата-аналарга тирән рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International