Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Балтач районында ведомствоара комиссиядә катнашты

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Балтач муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аны булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссия утырышы эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты.

Чарага Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, Башкарма комитетның икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗанов, Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, «Балтач үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Газинур Дәүлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, җирлек башлыклары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль» һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре килгән иде.

Утырыш барышында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре алкогольле продукцияне сатуга, «Алкоторг» ҖЧҖ эшенә кагылышлы проблемалы мәсьәләләрне күтәрделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән  чаралар турында мәгълүмат җиткерде. Муниципаль хакимият органнары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары белән уртак эшне дәвам итәргә, Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыятьне бәяләү индикаторларын яхшырту өстендә эшләргә кирәклеген күрсәтте.

Ведомствоара комиссия нәтиҗәләре буенча алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Җәүдәт Әхмәтханов эш сәфәре барышында берничә сәүдә объектында, шул исәптән Балтач районы территориясендә урнашкан эре сәүдә челтәрләрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International