Апас муниципаль районында яшәүчеләр, эшмәкәрләр һәм җитештерүчеләр белән күчмә киңәшмә булып узды

2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе
22 ноябрь көнне Апас шәһәр тибындагы бистәсенең хакимият бинасында районның кулланучылар базары торышы һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча хосусый эшмәкәрләр, оешмалар җитәкчеләре, җирле товар җитештерүчеләр катнашында киңәшмә үткәрелде. “Апас районы кулланучылар базарының торышы һәм аның үсеш проблемалары турында” дигән темага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында районның кулланучылар базарындагы хәлләрнең торышын яктыртты, җитештерүчеләр белән сәүдә өлкәсе арасындагы үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә тукталып үтте, Апас районында алкогольле продукция һәм сыра сатуга бәйле хәлләр турында тәфсилләп сөйләде, шул исәптән, республиканың башка районнары белән чагыштырып, әлеге продукцияне сату күләмнәре буенча мәгълүматлар китерде, бу юнәлештәге проблемаларны билгеләп үтте. Ф.Г.Хамматов районның сәүдә предприятиеләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек ассортиментын, сатыла торган продукциянең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсәьәләсен, кулланучылар базарында, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга киртә кую максатында башка контрольлек-күзәтчелек хезмәтләре белән уртак эшне көчәйтү, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл кылу юлларын эзләп табу зарурилыгын аерым игътибар үзәгенә алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урныбасарының чыгышы слайдлар белән үрелеп барды.
ТР Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинант Гыйниятулла улы Әхмәтҗанов киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрнең куллану өлкәсен үстерү эшендә зур әһәмияткә ия булуларын ассызыклап, кулланучылар базарында тәртип урнаштыру өчен мондый киңәшмәләрне үткәрүнең мөһимлеген искәртте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының “Апас” муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Ф.Ф. Шәрәфуллин исә Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Апас районындагы бүлеге эшчәнлеге, бүгенге проблемалары турында сөйләде.
Киңәшмәдә алкогольле продукция һәм сыра сатуга, “Алкоторг” ҖЧҖнең №26 күпләп сату склады  һәм “Регион В” ҖЧҖнең күпләп сату склады эшенә бәйле мәсьәләләр каралды. “Алкоторг” ҖЧҖ директорының ТРда сату буенча урынбасары Л.А. Нигъмәтҗанов “Татспиртпром”ның хәмер продукциясе ассортименты, сәүдә вәкиллләренең эше турында, супервайзер Д.Бәхтияров “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ җитештерә торган сыраның ассортименты турында сөйләп үтте.
Киңәшмәгә җыелган сәүдә хезмәткәрләре чыгышлар барышында,   0,1л һәм 0,25л сыешлыклардагы алкогольле продукциягә заявкаларны үтәмәүләре сәбәпле, “Алкоторг” ҖЧҖ вәкилләренә карата һәм склад хезмәткәрләренең тупас мөгамәләсе буенча “Эфес” компаниясе вәкилләренә карата ризасызлыкларын белдерде. Алкогольле продукция һәм сыра белән тәэмин итүчеләрнең вәкилләре бу җәһәттән килеп туган проблемаларның хәл ителәчәгенә ышандырды.
Киңәшмәдә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар җитәкчеләре (92 кеше), икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерүче җирле предприятиеләр: “Икмәк” ҖЧҖ, “Каратун икмәге” ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук “Роспотребнадзор”, федераль салым хезмәте ТРдагы идарәләре Буа районы һәм Буа шәһәре бүлекләренең контрольлек органнары вәкилләре катнашты. Киңәшмә эшендә Апас районының 21 авыл җирлеге башлыгы, “Йолдыз” район газетасы баш редакторы урынбасары, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы катнашты. Киңәшмә йомгаклары буенча Апас районында кулланучылар базарын алга таба   үстерүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.
Ф.Г.Хамматов Апас районында үткәрелгән күчмә киңәшмә кысаларында район территориясендә урнашкан сәүдә объектларын карады. Шул ук вакытта ул ТРда җитештерелә торган алкогольле продукциянең ассортиментын, тооварларның киштәләргә куелышын аерым игътибар үзәгенә алды. Моннан тыш җитәкче урынбасары, кулланучыларның нинди товарларга өстенлек бирүләрен ачыклау максатында, җирле халык һәм сатучылар белән аралашты. Фәннур Гәптелбәр улы күчмә чара барышында шулай ук Апас районы гражданнарын кабул итте.
Гражданнарны кабул итүнең оештырылачагы турында алдан ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итеп куелган иде. Җирле халык һәм хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре, шул исәптән, алкогольле продукцияне сату өлкәсендә дә, кулланучылар хокукларын саклау-яклауга кагылышлы төрле мәсьәләләр белән кызыксынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International