Балаларның кышкы аяк киеме уңайлы, җылы булырга һәм үсеп килгән аякка зыян китермәслек итеп, ягъни дөрес итеп сайлап алынырга тиеш. Аннан килеп, аның матур һәм әлләни кыйммәт булмавы да мөһим. Чөнки балаларның аяклары бик тиз үсә бит. Кышка керер алдыннан гына тәпи йөри башлаган сабыйларга сапоги сатып алудан мәгънә юк. Аңа мехтан тегелгән җылы башмаклар яисә киез итек юнәтү ягын карарга кирәк. Кибеткә нәниегез белән бергә барыгыз. Өегездән чыкканчы, иң элек баланы бер аягы белән кәгазь битенә бастырып, тәпи тирәли карандаш белән йөртеп чыгыгыз. Кибеткә килгәч, рәсемне консультантка күрсәтегез. Болай эшләгәндә, баланың аяк киеме үлчәмен белүе җиңелрәк булачак. Итек очы белән сабыйның бармаклары арасында 1-1,5 см бушлык калырга тиеш. Аяк киемен сабыйга бастырып кидертегез тә бармагыгызгы үкчә белән итек арасына тыгып карагыз. Бармак сыйса, аяк киеме үлчәме дөрес сайланган дигән сүз.
Итек-сапогилар аякны нык кысмаска тиеш. Юкса кан әйләнешенә, буыннарга зыян килергә мөмкин. Аннан килеп, кысан аяк киеме тиз туңдыра да әле. Аяк киеменең кирәгеннән артык зур булуы да зыянлы, чөнки бу очракта мускулларга төшә торган нагрузка тигез бүленми. Итек аяк йөзен кыса, замогы начар тартыла икән, димәк, баланың аяк йөзе биек урнашкан дигән сүз. Бу очракта сабыйга липучкалы яки шнурлы аяк киеме сайларга кирәк. Липучка-шнурлар аяк йөзе биеклегенә җайлашырга ярдәм итә.