Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Лицензия– тыныч эшләү нигезе, яки Кузнецов әфәнде, җитәр сиңа, бәлки!
2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Мәгълүм булганча, хәмер (сырадан һәм сыра эчемлекләреннән тыш) сату эшчәнлеген бары тик оешмалар гына һәм аларның да билгеле бер шартларга, кирәкле документларга ия булганнары гына хәл итә ала. Хосусый эшмәкәрләр дә сыра һәм сыра эчемлекләре белән генә сәүдә итүгә хокуклы. Ә инде үз эшчәнлекләрен рәсми төстә теркәмәгән гражданнарның, әлбәттә инде, бу эшчәнлеккә хокуклары юк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алкогольле продукцияне ваклап сату буенча лицензиясез һәм законсыз эшчәнлеккә каршы “сугыш сукмагы”на басты һәм бу юлдан нык адымнар белән китте дә. Шулай булмыйни, “дошманнар” саны бик зур, һәм алар үтә дә оятсыз, әрсез бит. Әйтергә кирәк, ведомство эшенә уяу гражданнарыбызның да ярдәме зур. Алар төрле ысуллар белән (Интернет-кабул итү бүлеге, “кайнар линия” аша) хәмер сатуда төрле закон бозулар турында хәбәр итеп тора.
Шул рәвешле Казан шәһәрендә 2012 елның ноябрендә генә дә лицензиясез эшчәнлекнең 16 очрагы ачыкланды. Кайбер оешмаларның лицензиясенең гамәлдә булу срогы чыккан, теге яки бу хосусый эшмәкәр, эшчәнлеге формасын үзгәртеп, лицензия рәсмиләштерергә вакыт тапмаган... Алай гынамы, хәтта ки кайбер өлгер гражданнарыбыз, килеп чыккан форсаттан файдаланып, арендага алган бүлмәсендә шыпырт кына хәмер сатып яткан. Әле ярый хәмере әйбәт булса...
Әйтик, лицензиясез эшчәнлек җәелдереп җибәргән К.Г. Кузнецов дигән гражданин соңгы ике ай эчендә генә әллә ничә тапкыр тотылды инде. Сәрхүшләреннән тәмам туйган күрше йортта яшәүчеләр законсыз эшчәнлеге турында һаман җиткереп торуларына, үзенең даими рәвештә гражданнар “кармагында” булуына карамастан, хәсрәт бизнесменның “идән асты” бизнесын ябарга уйлаганы да юк. Аннан соңгы тапкыр – 2012 елның 19 ноябрендә 28 төрдәге, гомуми күләме 30 литрдан артып киткән (гомуми бәясе 6635,50 сум) алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. “Бизнесмен”ның эш материаллары кабат судка җибәрелде. Әмма Кузнецов әфәндене гамәлдәге штраф суммалары куркытмый, күрәсең, Керемнәре аларны капларга гына җитәдер шул...
Кузнецов кебекләрнең куркусызлыгы лицензиясез эшчәнлек өчен штрафлар күләменең лицензия өчен дәүләт пошлинасы күләменә караганда кимрәк булуы белән аңлатыладыр, бәлки? Шулай икән, аларга озакламый штрафларның нык артуын белеп тору зыян итмәстер.
Әлегә исә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эчке эшләр органнары, прокуратура, муниципаль органнар белән берлектә республикабызның алкоголь базарын тәртипкә салу буенча мөмкин булган законлы барлык чаралар күрүне дәвам итә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз