Тагын сыра турында

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 1 июленнән сыраның федераль закон нигезендә хәмерле продукция дип атала башлавы инде беркемгә дә сер түгел. Хәер, моңа карап кына кулланучыларның хәле әлләни үзгәрмәде-үзгәрүен. Ә менә оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хәле – үзгәрде. Хәзер аларга билгеле бер таләпләрне үтәргә, билгеле бер чикләүләрне белеп торырга кирәк. Әйтик, катылыгы 5 проценттан күбрәк булган сыраны стационар сәүдә объектларында билгеләнгән вакытта – 10.00 дән 22.00 сәгатькәчә генә сату, сату турында мәгълүматларны декларацияләү, шулай ук әлеге күбекле эчемлекне сату һәм куллану культурасын тәртипкә салу өчен билгеләнгән кайбер башка таләпләрне үтәү, тыюларга колак салу кирәк.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны хәл итүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләмнәре турында һәр квартал саен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм “Росалкогольрегулирование”гә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.08.2012 ел, №815 карары белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокта декларацияләр тапшырырга тиеш. Әйтергә кирәк, оешмалар тәртиплерәк, оешканрак булып чыкты – аларның күпчелеге агымдагы елның I, II, III кварталлары өчен декларацияләр тапшырды. Ә менә хосусый эшмәкәрләрне бу җәһәттән һич мактап булмый.
Шуны искә төшереп үтәргә кирәк: декларация тапшырудан читләшкән өчен яки декларацияне вакытында тапшырмаган өчен вазыйфаи затларга (хосусый эшмәкәрләр) 3 тән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу күздә тотылган (РФ КоАП 15.13 статьясы). Декларациягә белә торып ялган мәгълүматлар керткән өчен дә шундый ук җаваплылык каралган.
Законнар, карарларны өйрәнеп, сатучылар белән тиешле эш үткәргәннән соң тыныч кына эшлисе югыйсә. Казан территориаль органының, норматив-хокукый актлар гамәлгә кергәнче, ведомство карамагындагы барлык шәһәрләр һәм районнарда уздырылган күчмә киңәшмәләрдә (аларга барлык оешмалар һәм эшмәкәрләр чакырылды) аңлату эшләре алып барганлыгын да искәртеп үтик. Бу эш хәзер дә дәвам иттерелә, без аңлату эшенә, конструктив диалогларга һәрвакыт әзер. Безне тыңлыйлар, бездән сорыйлар, беренче карашка, барысын да аңлыйлар, безнең сүз белән килешәләр дә  шикелле үзләре.
Тик гамәлдә барысын да үтәмиләр генә... Инспекция бүлеге белгечләре сәүдә объектларына килеп чыкканда еш кына закон бозуларга тап булалар. Әлбәттә инде, аларга күз йомып кала алмыйлар.
2012 елның 1 июленнән бирле сату тыелган вакытта сыра сатуның 50 гә якын очрагы һәм стационар булмаган сәүдә объектларында (киосклар, чатырлар)  катылыгы 5 проценттан зуррак булган сыра сатуның 23 очрагы ачыкланды.
Беркетмәләр төзелде, эш материаллары судларга тапшырылды, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды. Игътибарга алу өчен җиткерәбез: РФ КоАП 14.16 статьясының 3 нче өлеше нигезендә, мондый хокук бозулар өчен административ штраф күләме: вазыйфаи затларга – 3-4 мең сум, юридик затларга – 30-40 мең сум тәшкил итә.
Игътибар!
2013 елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукциянең әйләнеше һәм аны куллануны чикләүне җайга салучы федераль законның түбәндәге нигезләмәләре үз көченә керә:
- төнлә – 22.00 дән 10.00 сәгатькәчә барлык алкогольле продукцияне, шул исәптән теләсә нинди сыраны сату тыелачак;
- стационар булмаган сәүдә объектларында (лареклар, киосклар, чатырлар һ.б) теләсә нинди сыраны ваклап сату тыелачак.
Фәкать ГОСТ 50762-2007 нигезендә бар, кафе, ресторан төрләренә кертелгән җәмәгать туклануы предприятиеләренә генә искәрмә ясалган.
Хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалардан үтенеп сорыйбыз: үзегез өчен дә, контрольлек итүче органнар өчен дә кыенлыклар тудырмагыз, законнардагы үзгәрешләрне барлап барыгыз һәм аларны тайпылышсыз үтәргә тырышыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International