“Күбекле” бәяләр

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы шампан шәрабенә рәсми минималь бәя кертүне хупламый.
“РГ” моннан алдарак хәбәр иткәнчә, “Росалкогольрегулирование” шампан шәрабенең бер шешәсен ваклап сатуга 115 сумнан чыгаруны тәкъдим иткән. Изге максаттан - кибет киштәләрендә “сул” товар күләмен киметү максатыннан. Тик бу “Яңа ел эчемлеге”нең очсызлы сортларының бәясе артуга этәргеч ясарга мөмкин. “Килештерү комиссиясенең инде бүген ике ведомство арасындагы бәхәскә нокта куюы бар”, – дип хәбәр иткәннәр “Росалкогольрегулирование”дән “РГ” хәбәрчесенә.
Икътисадый үсеш министрлыгы “Росалкогольрегулирование”нең изге максатлары барып чыгасына шикләнә. “Алкогольле продукция юлын барлауның гамәлдәге системасын исәпкә алганда, минималь бәяләр кую юлы белән контрафакт продукция проблемасының ничегрәк хәл ителәсе аңлашылып бетми, диелә ведомствоның бәяләмәсендә”. Хәзерге вакытта, дип аныклана документта, алкогольле продукцияне базарга чыгару өчен,  аны “Роспотребнадзор”да дәүләт теркәвенә алу турында таныклык юнәтергә, шулай ук Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгында  туры килү турында декларацияне (декларация о соответствии) теркәргә кирәк.
Продукция тегендә дә, монда да кирәкле экспертиза үтә. Аның сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын һәм сыйфатын раслаучы шушы ике документтан тыш, әйләнешенең легальлеген раслаучы лицензиягә ия булырга кирәк. Әле тагын федераль махсус маркалар бар – аларны алу да җитештерүнең легальлеген дәлилли бит, ди Икътисадый үсеш министрлыгы. Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасы (ЕГАИС) барлыгын да онытмыйк.  Тик ни гаҗәп: “идән астында” җитештерелгән шампан шәрабенең кибет киштәләреннән төшкәне юк. Киштәләрдәге шампанның ким дигәндә 25 проценты шундый.
Минималь бәя кертү контрафакт һәм легаль төстә җитештерелән күбекле шәрабләрне (шампан шәрабе) ваклап сатуга җибәрү бәясен тигезләр генә дип уйлыйбыз, диелә министрлык бәяләмәсендә. Ягъни ялган шампан кыйммәтләнәчәк, әмма базарда калачак. 
“Шампанга һәм күбекле шәрабләргә сатып алу, күпләп һәм ваклап сатуның минималь бәяләрен кертү идеясен тулысынча хуплыйм, – дип белдерә Кулланучылар хокукларын яклау илкүләм берлеге рәисе Павел Шапкин “РГ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. – Алай гына да түгел әле, аларны мин барлык продуктлар өчен, хәтта сөт һәм колбаса өчен дә кертергә кирәк дип саныйм”. Россия Виноград үстерүчеләр һәм шәраб ясаучылар берлеге президенты Леонид Попович исә, минималь ваклап сату бәяләре шәраб җитештерүнең үзкыйммәтеннән ким булмаска тиеш, дип аныклык кертә.
“Үземнең танышларыма, ди эксперт, - бәясе 100 сумнан кимрәк булган шампан сатып алмаска катгый төстә киңәш итеп киләм”. Аның әйтүенчә, инде хәзер үк җитештерүче-заводлар үзләренең продукциясенең бер литрын 95 сумнан кыйммәтрәккә җибәрә. Шәраб материалы үзе генә дә кимендә 35-40 сум тора, дип ассызыклый Попович, шуңа тагын шешә, кергән хезмәт һәм акцизлар бәясен өстәргә кирәк. Менә шулай йөз сум чамасы килеп чыга да. Һәрхәлдә, шәраб бәясен үзкыйммәтеннән кимрәк сату – ачыктан-ачык демпинг һәм базар законнарын бозу, дип басым ясап әйтә “РГ” хәбәрчесе әңгәмәдәше.
Россиядә әлегә каты хәмергә: аракыга, коньяк һәм брендига гына минималь бәяләр билгеләнгәнлеген искәртеп үтик.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International