Балаларга кышкы кием сайлыйбыз

2012 елның 30 ноябре, җомга
Метеорология белгечләре быелгы кышның бик суык буласын фаразлыйлар. Димәк, ата-аналар балаларына кышкы киемне бик җентекләп сайлап алырга тиеш дигән сүз. Чөнки сабыйлар 4 айдан артыграк шул кием белән йөриячәк ич. Баланың аягы тиз үсә, шуңа күрә кышкы аяк киемен дөрес сайламау тәпиләрнең анатомик төзелешенә зыян салырга мөмкин. Өстәвенә күп кенә сабыйларның табаны туганда ук бигүк сау булмый бит әле. Сау табаннарны шул исән-сау килеш саклап калу да ата-анадан тора.
Сабыйга кышкы аяк киеме сайлаганда, берьюлы берничә “куянны” атарга кирәк. Аяк киеме җылы да, уңайлы, табанга зыян салмаслык, матур булырга һәм артык кыйммәт тә булмаска тиеш. Баланың аягы бик тиз үсә,  шуңа ул кышкы аяк киемен берничә сезон рәттән кия алмый.  
Кышка керер алдыннан гына тәпи йөри башлаган сабыйларга сапоги сатып алудан мәгънә юк. Аңа мехтан тегелгән җылы башмаклар яисә киез итек юнәтү ягын карарга кирәк. 9–12 айлык балага аяк киемен кидертеп карап сайлап алу җиңел түгел. Аннан килеп, аның тәпие сезон эчендә 2–3 размерга үсә дә бит әле. Кибеткә нәниегез белән бергә барыгыз, табанының озынлыгын, киңлеген аяк йөзе биеклеген алдан ук үлчәп куегыз.
Озынлыгы. Өегездән чыкканчы, иң элек баланы бер аягы белән кәгазь битенә бастырып, тәпи тирәли карандаш белән йөртеп чыгыгыз. Кибеткә килгәч, рәсемне консультантка күрсәтегез. Болай эшләгәндә, баланың аяк киеме үлчәмен белүе җиңелрәк булачак. Итек очы белән сабыйның бармаклары арасында 1-1,5 см бушлык калырга тиеш. Аяк киемен сабыйга бастырып кидертегез дә бармагыгызны үкчә белән итек арасына тыгып карагыз. Бармак сыйса, аяк киеме үлчәме дөрес сайланган дигән сүз.
Киңлеге. Балаларның аяк киеме өч төрле: тар, уртача киңлектә һәм киң итеп чыгарыла. Моны, һичшиксез, истә тотарга кирәк. Итек-сапогилар аякны нык кысмаска тиеш. Юкса кан әйләнешенә, буыннарга зыян килергә мөмкин. Аннан килеп, кысан аяк киеме, җылы булса да, тиз туңдыра. Аяк киеменең кирәгеннән артык зур булуы да зыянлы, чөнки бу очракта мускулларга төшә торган нагрузка тигез бүленми, җылыны саклау эффекты югала. Берникадәр вакыттан соң кышкы аяк киеме киңәергә мөмкин. Бу очракта тагын бер олтырак салырга кирәк. Болай эшләгәндә, аяк киеме кечерәеп калачак.
Аяк йөзенең биеклеге. Ул биек яки түбән була. Балага аяк киеме кидертеп караганда, монысын да истә тотарга кирәк. Киң аяк тар ботинка эчендә кысылачак, шуңа күрә туңачак, уңайсызлыктан авыртачак. Тар аяк исә киң ботинка эчендә шапылдап йөриячәк. Итек аяк йөзен кыса, замогы начар тартыла икән, димәк, баланың аяк йөзе биек урнашкан дигән сүз. Бу очракта сабыйга липучкалы яки шнурлы аяк киеме сайларга кирәк. Липучка-шнурлар аяк йөзе биеклегенә җайлашырга ярдәм итә.
Супинатор. Табан гөмбәзен “тотып” торучы йомшак мендәрчек бу. Супинатор юк икән, каты ортопедик олтыраклар (аерым сатыла) да ярап куячак.
Үкчә арты (задник). Фәкать каты, биек булырга тиеш. Кунычының кыскарак булганы әйбәт, юкса озын куныч кан әйләнешен бозарга мөмкин. Кышкы аяк киемендә олтыракның мехтан эшләнгән булуы кирәк.  Аның тегеп яки ябыштырып куелган булуы әйбәт. Юкса ул җыерылып киләчәк һәм табанны кырачак.
Олтан. Ул җиңел генә бөгелергә тиеш. Сапогиның каты олтанлысында йөрүе авыррак. Шул ук вакытта йомшагына караганда таючанрак, әле тагын табанның дөрес үсмәвенә дә китерергә мөмкин. Олтанның югары өлешен каерып, җөйләрен карагыз: җилем белән ябыштырылган урыннары купмаска тиеш.  Поливинилхлорид (ПВХ) яки термоэластопласттан (ТЭП) эшләнгән олтаннар әйбәт. Ә менә полиуретан олтан суыкта сынарга мөмкин. Олтанның сырларын да игътибардан читтә калдырмагыз. Очындагы һәм үкчәсендәге сырлар, аяк киеме таймасын өчен, төрле якка юнәлдерелгән булырга тиеш.
Үкчә. Аяк киеменең нәни генә үкчәле булуы шарт. Ул баланың матур итеп йөрергә гадәтләнүенә, артка авып китмәвенә, гомумән, аягында ныклап басып торуына ярдәм итә. Тик иң нәниләрнең ботинка үкчәсе 0,5-1 сантиметрдан артмаска тиеш.
Тышы.
- балаларның аяк киемен җитештерүдә гадәттә чын тире кулланырга тырышалар. Чөнки тире йомшак, аякка кирәгенчә сыланып тора, һава үткәрә һәм дымны парга әйләндерә. Шул ук вакытта күн аяк киеме озак кигәннән соң да әлләни киңәйми. Тик менә карда йөргәндә юешләнергә, бүлмәдә утырганда аякны тирләтергә мөмкин.
- тирене алыштыручы материал (кожзаменитель) – синтетик материал. Ясалма тире аякның анатомик төзелеше буенча ыспай гына “ятмый”, һава һәм дымны үткәрми, ягъни итек эчендә “парник эффекты” барлыкка китереп интектерә, суыкта чатный-ярыла. 
- текстиль – натураль, ягъни чын материал. Барлык гигиена таләпләренә җавап бирә, озак киеп йөргәндә дә формасын үзгәртми. Су үткәрми торган матдәләр сеңдерелгән очракта, суны үткәрми, аның каравы һава үткәрә.
Эчке өлеше.
- чын мех. Барыннан да элек сарык мехы яки мутон. Эче чын мехлы сапоги кигән бала урамда туңмый-туңуын, тик менә бүлмәдә шундук тирли. Чын мехны ясалмасыннан аеру өчен мех эчлекне тиредән аерып карагыз: астында тире күрсәгез, димәк, чын мех, тукыма күрсәгез – ясалма күн.
- синтетик мех. Ялтырап тора, исе булмый, астында – күн түгел, ә тукыма.  Синтетик мех беркемгә дә кирәкмәгән “парник эффекты” барлыкка китерә, кан йөрешен боза, табан мускулларына һәм сеңерләргә зыян сала.
 - сыйфатлы, заманча синтетик материаллар: флис, полартек, холлофайбер, синтепон, тинсулейт. Җепселләре арасында һава йөрүе нәтиҗәсендә, җылыны әйбәт саклый, шулай ук йомшак, озакка  да чыдый. Хәзер күп кенә синтетик материаллар акрынлап кына натураль мехны кысрыклап килә. Чөнки алар чагыштырмача очсыз, шулай ук сыйфат ягыннан да калышмый. Әйтик, эче тинсулейттан эшләнгән аяк киеме, җиңеллеге, су үткәрмәүчәнлеге белән беррәттән, сабыйның аякларын 30 градуслы салкыннарда да туңдырмый! Эче тинсулейттан эшләнгән кышкы аяк киеме, мехлысы кебек үк, җылыны бик яхшы саклый. Шунысы мөһим: тинсулейт чатыр чабып йөргән сабыйның гына түгел, коляскада тыныч кына утырганының да тәпиләрен туңдырмый.
- климатик мембрана. Фторопласт пленка бу. Үтә юка, микроскопик зурлыктагы бик күп тишекләрдән тора. Төрле төрдәге мембраналарның (симпатекс, гортекс, рикотекс һ.б) “эшләү” принцибы бер: материал пар рәвешендә су молекулаларын тышка чыгара, әмма сапоги эченә су үткәрми. Шуның нәтиҗәсендә аяк киеме эчендә менә дигән микроклимат барлыкка килә, аяк тирләми кала. Мембраналы аяк киеме кигән сабый җылы бүлмәдә дә, урамда да (һава температурасы минус 10 га төшкәнче) үзен бик яхшы хис итәчәк. Салкынрак кыш өчен мембрана һәм сарык йоны белән эшләнгән аяк киеме эзләргә кирәк. Мондый итекне минус 30 градус салкында да курыкмыйча кияргә була.
Сатып алганчы, теләсә кайсы аяк киеменең молниясен, липучкаларын карагыз. Күннең җыерылып торган урыннары, таплар, аерылган җөйләре булмаска тиеш. Сапоги эчендә аяк шапылдап йөрмәскә тиеш. Моның өчен аяк киемендә каешларның, липучкалы каптырмалар, резин шнурларның булуы әйбәт. Молния сайлаган очракта эчке ягының күн түгел, бәлки мех белән эшләнгәнен алыгыз. Юкса балагызның аяклары туңачак.
Кышкы аяк киеме төрләре
Классик стильдәге күн сапогилар һәм ботинкалар. Тыныч холыклы балалар өчен бик әйбәт. Ә менә тиктормас сабыйларга мондый аяк киеме бигүк кулай түгел: тирләячәк алар. Моннан тыш күн аяк киеме белән бүлмәдә утырып булмый: тирләтә.
Нубук (йон төкләре алынган тире) сапоги. Бу материалның тышкы ягы бәрхетне хәтерләткәнлектән, нубуктан эшләнгән аяк киеме бик матур була. Тик шунысы бар: аны каты суыкларда гына кияргә мөмкин.  Җепшек карда аның формасы бик тиз бозыла.
Мембраналы сапоги. Техник алгарышның бер “җимеше”. Мондый сапогиның өске өлеше текстильдән, уртасы мембранадан, эчлеге чын мехтан яки синтетик материалдан тора.  Аяк киеменә су үтми, димәк, баланың аягы һәрвакыт корыда йөри. Мондый итекләр өчен йон оекбашларның кирәге юк. Синтетика катнашмалы җиңел носкилар да бик җитә. Мембраналы итекләрне кышын да, сезон арасында да кияргә була. Бу аяк киеме баланың тәпиләрен температура алышынудан (башта – бүлмә, аннан – урам) бик әйбәт саклый.   
Сноубутсы – өч катлы итеп, заманча эшләнгән киез итек. Өске катламы  һава үткәрә торган пропиленнан тора. Уртадагысы – мембрана яки алюминийдан ясалган термик фольга, эчке катламы – чын киез. Итекнең эче алына, шуңа күрә сноубутсыны кышкы суыкта гына түгел, яз-көз айларында да кияргә була.
Киез итек. Яссы табанлы классик итекләр узганда калып бара. Аны ике сәгатьтән артыграк киеп йөрү киңәш ителми. Чөнки мондый аяк киеме сабыйның табанына зыян салырга мөмкин. Хәзер аларның кечкенә генә үкчәле, ортопедик олтыраклы, сапоги рәвешендә эшләнгәннәре бар. Мондый итекләрдә температура минус 30 градуска кадәр төшсә дә, баланың аяклары туңмый. Һава үткәргәнлектән, аяклар юешләнми.
Мембраналы, мех эчлекле текстиль аяк киеме – аяк киеменең бөтенләй яңа төре. Өстенлеге – һава үткәрә, юешләнми, суыкта ярылмый-чатнамый. Өстәвенә мондый сапоги бик җиңел һәм уңайлы. Бердәнбер кимчелеге – шактый ук кыйммәт.
Балаларга кышкы киемне дә дөрес итеп сайларга кирәк. Кайсы әйбәтрәк: комбинезонмы, әллә куртка белән чалбардан торган комплектмы? Эчлегенең нинди булуы әйбәт – синтетикамы яисә чын материалдан эшләнгәнеме?
Иң элек яңа туган сабыйлар өчен кышкы киемгә тукталып үтик. Беренче чиратта – әниләрнең үтә дә яраткан “конверт”лары бу. Конвертларны хәзер йокы капчыклары рәвешенә китереп эшлиләр. Сайлаганда, үлчәменең зурайтылуы-кечерәйтелүенә, җиңел генә ачу-ябу, яки җыеп кую мөмкинлегенә игътибар итәргә кирәк. Кайбер заманча конвертларны автомобиль креслосына  да уңайлы итеп урнаштырырга мөмкин, чөнки аларның иминлек каешлары өчен тишемнәре була.
Конвертларны, сабый азмы-күпме хәрәкәтләнә алсын өчен капюшонлы, җиңле итеп тә ясыйлар. Ә инде тиктормасларга конвертның аскы өлешен өскесеннән бераз киңрәк итеп, алдан җыйдырып куела торган итеп эшлиләр. Конвертларның эчлекләре төрлечә – синтепоннан, ясалма мех, сарык йоны, мамыктан булырга мөмкин. Шунысын белеп тору бик мөһим: иң нәниләргә куртка белән чалбары аерым итеп эшләнгән комбинезоннар кидертергә ярамый. Ник дигәндә, куртка белән чалбарның кырыйлары йоклап яткан сабыйның җилкәсен авырттырачак. Иң нәниләргә эчлеге сарык йоныннан ясалган комбинезон һәм конвертлар әйбәт. Сарык йоны аллергия китереп чыгармый, минус 25 градуска кадәр суыкта туңдырмый. Дөрес, алар авыррак, әмма коляскада ул әлләни тоелмый.
Эчлеге сарык йоныннан ясалган комбинезон яки конверт сатып алгансыз икән, сабыегызны кат-кат киендерергә кирәкмәячәген белеп торыгыз, чөнки сарык йоны җылыны бик яхшы саклый.
Бер яшькә кадәрге сабыйларның комбинезоны җиңел генә киелә һәм салына торган булырга тиеш. Тәпиләренә үк “сузылган” икешәр молнияле, яисә иңбашыннан алып “каршы як” тәпигә “сузылган” кыек молнияле модельләр бик уңайлы. Мондый кием йоклаган сабыйны, урамнан кергәч, уятмыйча гына чишендереп, караватка салу мөмкинлеге бирә. Иң нәниләр өчен “тавышсыз” модельне – тукымасы, тиюгә, кыштырдамый торганын, липучка-молнияләре азрак күләмдә булганын, молнияләренең йомшак кына “йөри” торганын сайлап алырга кирәк. Тартканда, комбинезонның молниясе сабыйның ияген “тешләмәсен” өчен кайбер модельләрнең якасына тукыма кисәге тегеп куела (замокны каплау өчен).
Коляскага менеп–төшеп йөргән зуррак сабыйларга тоташ комбинезоннар әйбәт. Мондый киемдә йокларга да, хәрәкәтләнергә дә бик уңайлы: йөгерергә-сикерергә комачауламый, йоклап ятканда, сабыйның җилкәсен дә авырттырмый.
Сабый, исәеп, тәпи йөри башлагач, әти-әниләр, комбинезонмы, яисә чалбарлы курткамы алырга, дип баш вата башлыйлар. Комбинезон бик җиңел киелә. Тагын шунысы бар: сабыйның җилкәсенә җил өрмәсен тагы, дип кырыйларын тарткалап торасы юк. Әмма сабый подгузниксыз йөри башлагач, уңайсызлыклар башланасын көт тә тор.
 Подгузникларын “ташлаган” балага, әлбәттә, курткалы чалбар уңайлы. Чалбар балакларын, җиңнәрне бөкләп куярга була. Димәк, сабый үсә төшкәч тә бу киемне кия алачак дигән сүз.
Чалбарларның ярымкомбинезон рәвешендәгеләрен (күкрәкчәле, “җилкәле”, лямкалары зурайтыла-кечерәйтелә торган)  сайлап алырга кирәк. Алгы өлеше молнияле булган ярымкомбинезоннарны сабыйлар үзләре дә кия ала. Лямкалары озынлыгын бер тапкыр көйләгәч, чалбар бик җиңел генә киялә-салына.
Сайлаганда, комбинезон яки чалбарлы куртканың нинди материалдан эшләнгәненә, җиңел генә юып булу-булмау мөмкинлегенә, уңайлылыгына игътибар итәргә кирәк.
Аның тукымасы (тышы) йомшак, су-җил үткәрми, тиз генә пычранмый торган булырга тиеш. Коляскада гына утырып йөрүче нәниләргә полиэстер яки полиамид (ПАМ) катнашмалы, тефлон катламлы мамык тукымадан тегелгән комбинезон бик кулай. Мондый материал  – йомшак, кыштырдап та йөдәтми. Мең дә берне белергә теләгән тиктормаслар өчен пычранмый торган, пычранган очракта да тиз генә юыла торган (мәсәлән, суга чылатылган губка белән яки душ астында тиз генә юып төшереп була торган), заманча материаллардан тегелгән комбинезон-курткалар сайлап алырга кирәк. Киемнең тышы һава үткәрә торган булырга тиеш, юкса бала тирлиячәк, ә бу хәл кыш көне бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Алдынгы технологияләр нигезендә эшләнгән мембраналы материалларның (Gore-tex, Simpa-tex һ.б) тышы кар-яңгырны үткәрмәсә,  эчке ягы, киресенчә, тирне, кирәкмәгән җылылыкны чыгара. Димәк, мондый кием кигән сабыйлар урамда туңмаячак, бүлмәдә (кибеттә, транспортта) тирләмәячәк, дигән сүз.
Киемнең эчлеге сыйфатында җитештерүчеләр гадәттә синтетик материаллар, каз мамыгы яисә хәзерге вакытта үтә модалы саналган мембраналы тукыма кулланалар. Синтетик эчлекләрнең барысы да нык, юка җепселләре арасында бушлыклар хасил булу хисабына җылыны, тышка чыгармыйча, бик яхшы саклый. Холлофайбер, тинсулейт, полифайбер, изософт – бу материалларның һәммәсе барыбызга да мәгълүм синтепоннан килеп чыккан. Шунысы бик мөһим: заманча синтетик эчлекләр дымны сеңдерми, юганда, оешланмый, һәм озакка чыдый. Мондый синтетикага бактерияләр җыелмый, талпаннар барлыкка килми, аллергиягә дә китерми. Синтетик эчлекле кием җиңеллеге, хәрәкәтләнергә комачауламавы белән аерылып тора. Шул ук вакытта мамык яки синтепоннан торган калын комбинезоннардан (икешәр свитер өстенә киелә бит әле!) җылырак та. Моннан тыш синтетика тиз тузмый, ертылмый. Бала көнозын таудан шуып, кар көртләренә чумып уйнаса да тышлыгы синтетикадан сыйфатлы итеп эшләнгән комбинезонга берни булмый. Синтетик материалдан тегелгән кием, җиңеллеге, уңайлыгы белән беррәттән, кер юу машинасында да бик җиңел юыла.
Натураль, ягъни чын эчлекләрдән каз мамыгын атап үтәргә була. Каз мамыгыннан эшләнгән комбинезон-курткалар да бик җылы, әлбәттә. Тик мондый киемне юу бик кыен: машина белән юганда, мамыгы оешланып бетәргә мөмкин. Аннан килеп, озак кибә. Мамык, элеккечә үк, сыйфатлы балалар киеме тегүдә еш кулланыла анысы, әмма хәзер барыбер дә синтетикага күбрәк өстенлек бирелә. Эчлеге мамыктан эшләнгән кием урамга чыккач коляскасында шыпырт кына утырып торучы яки йоклап ятучы яшь ярымга кадәрге балаларга гына кулай. Тәпи йөри башлаган сабыйлар мондый киемдә әз-мәз генә йөгергәләп алса да тирләргә мөмкин. Тагын шунысы бар: очсызлырак кием, мамыгы чыгып, баланы аллергиядән дә җәфаларга мөмкин. Шуңа күрә эчлеге мамыктан эшләнгән кышкы кием сайлаганда, сыйфатлы, димәк, кыйммәтлерәк модельләрне сайлап алырга кирәк.
Әйбәт эчлек – киемнең тулаем сыйфат күрсәткече дә. Бүгенге кием-салымның эчлеге ясалма, шулай ук чын материалдан эшләнгән булырга мөмкин. Мамыкмы ул, киҗе-мамыктан эшләнгән трикотажмы, фуле, фланель яки флисмы – сезгә шулардан берсен сайлап аласы гына кала. Тик шуны белеп торырга кирәк: флис, мамыктан аермалы буларак, дымны сеңдерми һәм җылыны яхшырак саклый. Дөрес, флисның үзенчәлекләре тиешенчә “эшләсен” өчен аны синтетика катнашмалы кием өстеннән кияргә кирәк. Ә менә синтетикадан эшләнгән ефәк эчлекләр, тирдән юешләнеп, туңдырырга мөмкин.
Балалар – бик хәрәкәтчән “халык” шуңа күрә кышкы кием һич кенә дә аларның йөрү-йөгерү, сикерүләренә комачаулык тудырырлык булмаска тиеш. Сабыйның муены ябык булсын өчен киемнең утырма якалы булуы шарт. Шул ук вакытта яканың бала иягенә тиеп тормавы – кырмавы яки чәнчемәве кирәк. Җиңсәләре исә киң дә булмаска, кулны да кысып тормаска тиеш. Бияләйләр өчен каптырмалары булса – тагы да әйбәтрәк.
Чалбар балакларына кар кереп тулмаска тиеш, шуңа күрә аяк киеменә җиңел генә эләктереп куела торган резинкалы модельләрне сайлап алырга кирәк.
Капюшонның исә баш үлчәменә карап зурайтыла-кечерәйтелә торганы әйбәт.
Сабыегызга куртка сайлаганда, киемнең бот урталарына кадәр төшеп торганына өстенлек бирегез.
Балага кышкы кием сайлаганда, барлык замокларын, төймәләре һәм каптырмаларын тикшереп чыгырга онытмагыз. Каптырма-замокларда зур гына брелоклар яки хлястиклар булырга тиеш һәм алар кысылып калмаслык булырга тиеш. Шәһәрдә балаларның комбинезон-курткаларында ут чагылдыргыч материаллардан эшләнгән элементларның булуы яхшы. Чөнки кышын караңгы тиз төшә, кием-салымда шундый элементларның булуы сабыйны караңгыда да тиз генә күреп алу мөмкинлеге бирә.
Игътибар! Аяк киеме һәм кием-салым сатып алганда, товарның җитештерүчесе, төп куллану үзенчәлекләре – тышлыгы, эчлегенең составы, нәтиҗәле куллану шартлары, гарантия срогы турында кирәкле барлык мәгълүматларның булу-булмавын карагыз. Сатучыдан товарның туры килү сертификатын күрсәтүне сорау да зыян итмәс: балаларның кием-салымы мәҗбүри төстә сертификацияләнергә тиеш. Кышкы киемне алданрак сатып алырга уйласагыз, Татарстанда кышкы сезонның 16 ноябрьдән башлануын белеп торырга кирәк. Гарантия срогын шушы көннән исәпли башларга кирәк, дигән сүз бу.
Аяк киеме һәм кием-салым сатып алучылар шуны белеп торырга тиеш: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә, үлчәме туры килмәгәндә, моделе, фасоны, төсе  ошамаганда сыйфатлы товарны 14 көн эчендә (сатып алу көнен санамыйча), кибеттән бирелгән товар яки касса чегы белән, башкасына алыштырырга мөмкин (тик кием киелмәгән, пычранмаган, ертылмаган булырга тиеш).  Сатуда шуңа охшаш башкасы булмаса, сатып алучының, тиешле исәп-хисап ясалганнан соң, башка модельне сайлап алырга яисә түләгән акчасын кире алырга (мондый теләк белдерелгәннән соң өч көн эчендә) хокукы бар.
Сатып алынган кием-салымда җитештерүченең ниндидер кимчелекләргә юл куйганлыгы ачыкланганда, сатып алучы гарантия срогы дәвамында (7 көн эчендә) аны алыштыра яки түләгән акчасын кире ала (10 көн эчендә) яисә, билгеле бер вакыт эчендә бушлай ремонтлату өчен, кибеткә тапшыра ала. Бу очракта үз таләбеңне язмача бәян итәргә кирәк.
Сатучылар еш кына, үз товарының сыйфатлы булуына ышанганда, сатып алучының таләпләрен ишетергә теләмичә, кимчелекләрнең булу яки килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен, аяк киеменә бәйсез экспертиза үткәрү турында законлы карарга килә. Бу очракта сатып алучының дәгъвасы буенча бәйсез экспертиза карары 10 көн эчендә (кулланучы акчасын кире бирүләрен таләп иткәндә) чыгарылырга тиеш. Ә инде сатып алучы товарны алыштыруларын таләп иткәндә – 20 көн эчендә.
Экспертиза нәтиҗәсендә җитештерүче брагы ачыкланган очракта кулланучының таләбе канәгатьләндерелә. Ә инде экспертиза инструкцияне бозып кию аркасында аяк киеменең яраксызга чыгуын билгеләсә, сатып алучы, шул кимчелекле товары белән калуы өстенә, сатучыга үткәрелгән экспертиза өчен дә түләргә тиеш булачак. Әмма шуны истә тотарга кирәк: экспертиза нәтиҗәләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә, ягъни аяк киеме проблемасын суд аша хәл итәргә мөмкин. Сатып алучы шуларны белеп торырга тиеш: билгеләнеше максатларына туры килмәгән шартларда киелүе аркасында; механик зыян килү (яну, киселү һ.б); дөрес кимәү, киптермәү аркасында; химик йогынты һәм сатып алучы гаебе белән килеп чыккан башка сәбәпләр аркасында бозылган, кибеткә китерелгәнче ремонтланган (набойкаларын алыштырудан, металл кисәкләре белән ныгытудан, профилактик олтан ябыштырудан тыш – аяк киемен бозуга китермәгәндә); комиссион кибетләрдән сатып алынган аяк киеме алыштырыла яисә бушлай төзәтелә алмый.
Кибеткә “сәфәрегез” уңышлы булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International