Менделеевск районы кибетләренең берсендә Чаллы территориаль органы белгечләре контрафактлы хәмер продукциясе сатылу фактын ачыклады. Австриядә җитештерелгән "Нефть" аракысы кибеттә тиешле документларсыз, акциз маркаларыннан башка гына, легаль булмаган рәвештә сатылып яткан.
Исегезгә төшерәбез, легаль "Нефть" аракысы элиталы алкоголь эчемлекләренә карый, берничә дөнья бүләкләренә һәм призларына ия. Әлеге казанышларга нефть мичкәсе рәвешендәге үзенчәлекле төргәге өчен генә түгел, ә сыйфатлы продукт булганы өчен дә лаек булган. Чын аракының бәясе кыйммәт тора – 0,7 литр әзер продукция өчен 2500 сум һәм аннан да күбрәк сорыйлар.
Әмма, "идән астыннан" ялган продукция сатып ятучылар әллән ни күп сорамый: 0,7 литры өчен нибары 300 сум гына. Төсе буенча да теләсә кайсы продукцияне тәкъдим итәргә мөмкиннәр: ак төстәге банка, алтынсу, кызыл яки кара төслеләрен. Ә акча җитмәсә, кесәгә дә салып җибәрергә мөмкиннәр.
Хокук бозучы затка карата административ эш кузгатылды, тикшерү материаллары кайсы ведомствога каравына бәйле рәвештә суд органнарына җибәреләчәк.