Саннар ни сөйли?

2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Чаллы территориаль органы белгечләре ноябрь ае йомгаклары буенча алкогольле продукцияне лицензиясез сатуның 10 очрагын ачыклады. Гамәлдәге законны Чаллы, Алабуга һәм Менделеев шәһәрләренең хосусый эшмәкәрләре бозуы билгеләнде. Барлыгы 148,65 литр күләмендә хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Тикшерүләр материаллары, чаралар күрү өчен, Татарстан Республикасы Арбитраж судына карап тикшерүгә җибәрелде.
Моннан тыш зур градуслы сыра һәм алкогольле продукцияне билгеләнмәгән вакытта сатуның 35 очрагы ачыкланды.
Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы органнары белән берлектә балигъ булмаган үсмерләргә сыра һәм алкогольле продукцияне сатуның 6 очрагы билгеле булды. Хәзер сатучылар балигъ булмаган сатып алучылардан  паспортларын күрсәтүне таләп итмәсә, илле мең сумга кадәр күләмдә штрафка тартылырга мөмкиннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International