Татьяна Хәбибуллина әйтүенчә, үзебезне, шулай ук якыннарыбызны сыйфатсыз хәмер корбаннарына әйләнүдән саклап калу өчен аны алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган кибетләрдән генә сатып алу зарури. Кулдан, Интернет аша, хәтта таныш-белешләр аша очсызлы хәмергә кызыкмаска кирәк. Легаль төстә җитештерелгән аракының 0,5 литры 125 сумнан ким була алмый.
Алкогольле продукциянең легальлеген шешәсенә карап та белергә була: аның этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез итеп ябыштырыла, бөкесе борылып йөрми, шешәсенә акциз маркасы яки федераль махсус марка ябыштырыла. Шешә эчендә берни “йөзми”, төбенә берни утырмый. Сатучы легаль җитештерелгән продукциясенә сатып алучының таләбе буенча товарны озату документлары: товар-транспорт накладноен, аңа белешмә (А һәм Б бүлекләре) яисә таможня декларациясенә белешмә (чит илдә җитештерелгән продукция өчен) күрсәтергә тиеш.
Моннан тыш республика территориясендә легаль төстә сатыла торган барлык алкогольле продукциянең уникаль партия коды (УКП) бар. Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциягә УКП шешә бөкесенә принтер ярдәмендә сугыла, ә республика территориясенә кертелә торган продукциядә – штрихкоды астындагы махсус ябыштырып куелган кәгазьгә языла.