Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә: 2020 елның 20 нче гыйнварында Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт белән төзелгән 1 номерлы килешү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 нче февралендәге 122 номерлы карары нигезендә, 2020 елның 1 нче апреленнән башлап республика территориясендә «кега» транспорт савытында китертелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы мондый продукция әйләнешен күзәтүне идентификацияләү чаралары белән маркалау буенча эксперимент (алга таба – Эксперимент) уздырыла.
Сыра продукциясе җитештерүче предприятиеләргә 2020 елның 10 нчы мартына кадәр «кега» транспорт савытында җитештерелә торган сыра продукциясен маркалау өчен «Гознак» АҖ белән махсус маркалар әзерләү турында килешү төзергә кирәк.
Татарстан Республикасының сыра продукциясе базарында катнашучыларның барысына да (җитештерүчеләргә, күпләп сатучыларга, ваклап сату оешмаларына, шәхси эшкуарларга) махсус маркалар белән маркаланган сыра продукциясен БДАМС системасында чагылдыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиешле, кулланыла торган программа продуктларына тиешле үзгәрешләр кертергә киңәш ителә.
Эксперимент үткәрүгә кагылышлы барлык мәгълүмат материаллары, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Гознак» АҖ белгечләренең элемтә мәгълүматлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә («Сыра маркалау буенча эксперимент» бүлекчәсендә) урнаштырылган.