Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә чаралар узды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау буенча программа чараларын үтәү кысаларында ведомство карамагындагы районнарда яшәүчеләр өчен кулланучы законнарының аеруча актуаль мәсьәләләре буенча лекцияләр һәм кизү торулар оештыра. Әйтик, 6 нчы март көнне Әлмәт шәһәрендәге халыкның мәшгульлек үзәгендә чираттагы мәртәбә узган вакансияләр ярминкәсендә Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды. Теләге булган һәркем сатып алучы буларак үзләренең мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы РФ Законы, Сәүдә кагыйдәләре белән таныша алды. Укулар теоретик нигезләрне өйрәнү белән генә чикләнмичә, куллануга бәйле гамәли хәлләрне анализлау юлы белән дә гамәлгә ашырылды.

Хәзерге шартларда кулланучы белеме нигезләрен өйрәнүнең актуаль һәм зарури булуында шик юк, чөнки базар мохитендә кешенең үз-үзен дөрес тотуы – аның уңышлы гомер итүендә алыштыргысыз шарт булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International