“Росалкоголь” 21 яшькә кадәр хәмер сатып алуны тыюга каршы чыкты

2012 елның 11 декабре, сишәмбе
“Росалкогольрегулирование” (РАР) 21 яшькә җитмәгән затларга алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыю, шулай ук бу затларның алкоголь куллануларын тыю турында закон проектын хупламаган. Ведомство Хөкүмәткә “эсер”-депутат Андрей Руденко проекты буенча тискәре җавап проекты җибәргән. Хәзер бу документ – Хөкүмәт каравында, дип хәбәр итә РАР.
Закон проектына аңлатма язуында, 18 яшькә җиткән зат хәмер куллану турында аңлы карарга килә алмый, диелә. “Росалкогольрегулирование”нең җавап проектында  исә“18 яшькә җиткән зат никахлашуга, күчемсез милек белән мөстәкыйль рәвештә алыш-бирешләр ясауга, нәтиҗәсе алкогольле продукцияне сатып алу белән чагыштыргысыз булган юридик әһәмиятле башка гамәлләр кылуга хокуклы” дип билгеләп үтелә.
Федераль һәм төбәк алкоголь базарларына тикшеренүләр үткәрү үзәге (ЦИФРРА) директоры Вадим Дробиз фикеренчә, Руденко төзәтмәсе – популистик төзәтмә.
– Дөньяның бер генә илендә дә күрелмәгән буш тәкъдим бу, – дигән фикердә Дробиз. Аның әйтүенчә, АКШта ( анда спиртлы эчемлекләр 21 яшькә җиткән затлардан башлап сатыла) нәкъ менә 18-21 яшьтәгеләр хәмерне иң күп куллана, шушы яшьтән соң хәмер куллану кими.
– Россиядә башкача булыр дип уйламыйм, – дип белдерә эксперт. Дробиз әйтүенчә, Россиядә 18 яшькә кадәр хәмер сатуны һәм куллануны тыю килеп чыкмаган икән, 21 яшькә кадәр тыю бөтенләй дә килеп чыкмаячак.
 “Квартал” реабилитация үзәге наркологы Вероника Готлиб фикеренчә, алкогольне сатып алучылар яшен “арттыруның” файдасы юк.
– 21 яшьтә кешенең үзәк нерв системасы формалашып бетә, дип исәпләнелә, әмма шартлы сан бу. 18 яшендә алкоголь куллану турында дөрес карарга килә алмаган кеше 21 яшькә җиткәч тә, 45 яшькә җиткәч тә дөрес карарга килә алмый, – ди үзәк наркологы.
Психиатрия институты профессоры Александр Гофман раславынча, алкоголь сатып алуны чикләү яшен арттыру җәмгыятьтә массакүләм ризасызлыклар тудырырга мөмкин.
– 21 яше тулмаган кешеләр, протест йөзеннән, алкогольне тагы да күбрәк куллана башларга мөмкиннәр. Россиядә үсмерләрнең бәйрәмнәрдә хәмер куллану традицияләре бар. Әйтик, армиягә озатканда, – ди Гофман. – Шуңа күрә дә Законны тормышка ашырып булмаячак.
– Хәзерге вакытта Россиядә җан башына елына 14 литр алкоголь туры килә, халыкның 30 проценты эчкечелектән үлә, дип искәртә профессор.
– Дәүләт монополиясе кертү генә бу системаны җимерә алачак, – дип раслый Гофман. – Талон системасы илне эчкечелектән җан тәслим кылудан саклап калырга мөмкин. Әмма хосусый эшмәкәрләр Дәүләт Думасында бик көчле лоббига ия, шуңа күрә хәзергә чынга ашарлык әйбер түгел бу.  
 “Росалкогольрегулирование” хәмер сату өлкәсендә чикләү буенча башка тәкъдимне дә хупламаган. Архангельск депутатларының өлкә Җыены 2012 елның 1 июленнән өлкә территориясендә аз градуслы хәмер коктейльләрен сатуны тыйган булган. Әмма дүрт айдан соң РФ Югары Суды әлеге карарны юкка чыгарып, эшмәкәрләргә законсыз чикләү аркасында китерелгән зыянны өлкә Җыеныннан түләттерү мөмкинлеге биргән. Аз градуслы алкоголь буенча илкүләм ассоциация бәяләмәсенә караганда, биредә кимендә 100 миллион сум турында сүз бара икән.
Архангельск законын тәкъдим иткән “Бердәм Россия” дән өлкә Җыены депутаты Виктор Заря “Известия” гә РАР ның март аендагы хатын (Заря идеясен хуплаган хат) күрсәткән. Анда, “РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары алкогольле продукцияне сату вакытына, шартларына өстәмә чикләүләр билгеләүгә хокуклы” диелгән. Һәм “продукция төре сату шарты булып тора” дип раслаган.
– Соңыннан, күп акчалар югалту ачыклангач, имеш, безнең көндәшлек турында законны бозуыбыз турында карарга киленгән, – дип белдергән депутат.
РАР тарафыннан ноябрь аенда Хөкүмәтнең  өлкә закон проектына түгел, бәлки федераль закон проектына (шул ук Архангельск өлкә Җыены әзерләгән) әзерләнгән бәяләмә проектында, җирле хакимиятләр берьюлы барлык хәмер эчемлекләрен сатуны гына тыя ала, дип язылган. Алкогольнең кайбер төрләрен генә ваклап сатуны тыю, дип билгеләп үтелә РАРда, көндәшлек мохитен бозуга китерердәй кайбер коррупциоген факторларны үз эченә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International