Сәүдәнең кечкенә генә серләре. Сатучылар сатып алучыларны ничек алдыйлар

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Дөньяның кайбер илләрендә яшәүчеләрнең ел саен ноябрьнең дүртенче җомгасында бер тәүлек әйләнәсендә бер нәрсә дә сатып алмауларын беләсезме икән? Бу көнне аларда чыгымнарга максималь дәрәҗәдә аек акыл белән карарга өндиләр, чиктән тыш куллануның җәмгыять һәм кеше өчен зур куркынычка әйләнү ихтималы турында кат-кат искәртәләр.
Россиядә мондый көн юк. Бездә халыкның товарларны чиктән тыш куллана башлау куркынычы да юк шикелле. Шулай да сатып алучылар кибетләрдә акча янчыкларын күбрәк бушатсыннар саен сатучылар көн саен ниндидер хәйләләр уйлап табарга тырыша. “КВ” хәбәрчесенең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары Динә Майлова белән әңгәмәсе әнә шул хакта.
– Динә Борһановна, үзләре дә аңламаган ниндидер сәбәптән кирәкмәгән товарлар сатып алган кулланучыларның мөрәҗәгать иткәне бармы?
– Әйе, мондый мөрәҗәгать белән килүчеләр аз түгел хәзер. Кулланучыларга шуны белеп торырга кирәк: товар турында кирәкле барлык мәгълүмат булып, сатучы аны сатып алучыга көчләп такмаса (бер товарны сатып алу икенчесен сатып алуга китерергә тиеш түгел), кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон ярдәм итмәячәк.
– Сатып алучылар безне кирәкмәгән товар сатып алырга ничек күндерә соң?
– Сатучылар, кагыйдә буларак, кешеләрнең психологиясен яхшы белә һәм шуннан уңышлы гына файдалана да. Супермаркетларда иң кирәкле ризыкларның (сөт, икмәк) сәүдә залында иң күренми торган почмакларга яшереп диярлек куелганына игътибар иткәнегез юкмы? Сатып алучылар кибеттә күбрәк араны үтсеннәр өчен эшләнә бу. Узып барышлый гына теге яки бу әйберне эләктереп алсыннар өчен, ягъни мәсәлән. Шул ук вакытта кибетләрдә кәрҗиннәр бөтенләй куелмый яки алар бик аз санда гына. Аның каравы, сатып алучыга товарын тау-тау итеп өеп кую мөмкинлеге биргән арбалар буа буарлык! Янәсе, сатып алучы кәрҗинендә урын калмаганлыктан гына тагын берәр нинди товар сатып алмый калмасын тагы!  Сатучы мондый хәлләргә һич тә юл куярга тиеш түгел...
– Мерчендайзер дигән һөнәр дә бар хәзер хәтта...
– Аның төп бурычы – товарны киштәләргә сатып алучының күзе төшәрлек итеп урнаштыру. Мәсәлән, күп кенә кешеләрнең, сәүдә залына кергәч, иң элек уң яктагы әйберләргә күз салулары мәгълүм. Соң, музейлар һәм картина галереяләрендә үзебез дә нәкъ шулай эшлибез ич. Чыннан да,  кибеткә кергәч тә без иң беренче чиратта уң якта урнашкан киштәләргә күз йөртеп чыгабыз. Ә анда, кагыйдә буларак, сатучы кыйммәтрәк бәядән сатарга ниятләгән әйберләр ята.
– Сәүдәнең тагын нинди хәйләләре бар?
– Әйтик, “Паровоз” дигән ысул. Теге яки бу товарның янәшәсенә бу товар белән “бәйле”  тагын башка товарларны тезеп чыгу дигән сүз бу. Мәсәлән, кер үтүкләү сыекчасын – үтүкләр янына, юу средстволарын кер юу машиналары янына кую. Кайвакыт без ярымбуш киштә күреп, шулай тиз сатып алалар икән, димәк, товар әйбәт, сыйфатлыдыр, дип уйлап куябыз. Еш кына кыйммәтле продукция янәшәсенә “кызыл” бәяле товар урнаштырыла. Кассага чиратта торганда, шоколад, сагыз, батарея кебек юк-бар әйберләрне кәрҗиненә салып куймаган кешеләр дә сирәктер. Мерчендайзерның асылда нәрсә күрсә, шуны алырга әзер булган сатып алучылар өчен чираттагы хәйләсе бу. Балалар да игътибардан читтә калмый. Аларның үҗәтлеген, әти-әниләренең исә карусызлыгын истә тотып, аскы киштәләргә уенчыклар, тәм-томнар тутырыла.
– Кайвакыт кибеттән чыгасы да килми. Соң, шундый матур музыканы ничек ташлап китәсең?.. 
–Сатып алучыларга музыка белән тәэсир итү дә – хәйлә алымы. Кибеттә дәртле музыка яңгыраса, без дә тизрәк мыштырдыйбыз. Димәк, күбрәк киштәләр арасын йөреп чыгарга өлгерәбез дигән сүз. Асылда – чит ил җырлары. Сүзләре безгә аңлаешлы булган җырлар ялгыш кына сагышлы хатирәләребезне күңелдә яңартса, сатучы нишләр? Сатып алучысыз калачак ич!.. Кулланучыларга тагын шуны белеп торырга кирәк: ачык төстәге “ценник” товарның ташлама белән сатылуын аңлатмаска да мөмкин. Товарга кушып ниндидер бүләк тә бирелсә, бүләк бәясе, барыннан да элек, шул төп продукция бәясенә кергән дигән сүз.
– Сатучылар еш кына төрелмәдәге товар авырлыгы белән төрле хәйләләр кора, дип ишеткәнем бар...
– Кыйммәтле тортларга, ит, колбаса, деликатесларга кагыла бу. Мондый очракта ризыкның килограммы өчен түгел, 100 граммы өчен бәя күрсәтелә. Сүз уңаеннан, бер ай өчен түгел, бер көн, бер сәгать яки бер минут өчен абонент түләве бәясен күрсәтүнең дә модага керүен искәртеп үтик. Соңгы вакытларда төрелмәдәге продуктның авырлыгы кимү тенденциясе дә күзәтелә әле. Шикәр комы–ярма ише бөртекле продуктларга, сөт, икмәк –күмәч әйберләре, атланмай, үсемлек маена кагыла монысы. Шул ук вакытта аларның бәясе товарның без күнеккән авырлыгы яки күләме бәясеннән ким түгел. Мондый очракта кулланучы, күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, товардагы мәгълүматны бик җентекләп укырга тиеш.
– Базар сәүдәсе ниндирәк ысулларны барыннан да еш куллана?
– “Соңгысы бу, башка китермәячәкләр”, “Безнең бәяләр – иң очсызы”, “Мин үзем дә шуны киеп йөрим”, “Бу кием башка беркемгә дә шулай килешми” кебек сүзләрне кайсыбызның гына ишеткәне юк!.. Чын күңелдән әйтелгән сүзләрме бу-юкмы, кем белсен... Сатучының максаты –  эчкерсез, хак сөйләү түгел, товар сату.
– Укучыларыбызга нинди иң мөһим киңәш бирер идегез?
– Кирәкмәгән әйбер җыймыйча, акчаны янга калдыруның иң мөһим ысулы: кибеткә барыр алдыннан кирәкле әйберләр исемлеген төзегез, ихтыяр көчегезне йодрыкка төйнәгез, үзегез белән күп акча алмагыз.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International