Лениногорск шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медальләр тапшыру тантанасы узды. Барлыгы 25 кеше – тыл ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары чакырылган иде.
Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Таһирова Гәүһәриягә, озын гомер һәм сәламәтлек теләп, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медален һәм чәчәкләр тапшырды. Чарада «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары катнашты.
Тыл хезмәтчәнен Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Нуртдинова Алла озата йөрде, Гәүһәрия Мөбарәкша кызы аның әбисе, ул аның белән бик горурлана.
Өлкәннәргә кайгыртучанлык, игътибар бүләк итү, алар белән аралашу әллә ни катлаулы эш түгел, ләкин бик мөһим. Ветераннар яшь буынның рәхмәтен тоеп, кирәкле ярдәмне алып яшәсен өчен омтылырга кирәк.