2020 елның 5 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Нырты авыл җирлегендә, урынга чыгып, гражданнарны кабул итте. Әлеге чара кулланучы белеме нигезләрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр җиткерелгән булган. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, әлеге сораулар, нигездә, техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга кагыла иде, шулай ук азык-төлек товарларының сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр белән дә кызыксынучылар булды. Кулланучылардан җиткерелгән сорауларга Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җавап бирелде.
Чара барышында анда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.
Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында да булды. Кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатларында Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә киңәшләр җиткерелде.