Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы, кулланучыларның белем дәрәҗәсен арттыру максатында, бу өлкәдә булган проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә ярдәм итәргә тиеш.
2020 елның 11 нче мартында Арча районы Иске Чүриле авыл җирлегендә кулланучы буларак хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров инспекциянең кулланучылар базарындагы эшчәнлеге, агымдагы елга куелган бурычлары турында сөйләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен кыскача гына аңлатып узды, аннары куелган сорауларга җавап бирде. Аерым алганда, кайбер кешеләр халыкка пластик тәрәзәләр, ишекләр кую буенча хезмәт күрсәтү тәртибе белән кызыксынды. Кулланучыларга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турында аңлатылды, товарлар сатып алганда товарның төрелмәвенә, яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Алар шулай ук Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы белән дә танышты.
Авыл җирлеге белгечләре белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Авыл халкы өчен очрашу һичшиксез эзсез узмас һәм алынган мәгълүмат аларга яшәеш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәр дип ышанасы килә.