12 нче март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Алексеевск бистәсендәге күпфункцияле үзәктә булдылар, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле оештырылды.
Кабул итү кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белем дәрәҗәсен арттыру, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре потенциалыннан файдалану тәҗрибәсен киңәйтү максатларында үткәрелде.
Мөрәҗәгать иткән һәр кулланучы азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә итү, төрле эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә консультацияләр ала алды. Халыкка шулай ук хуҗалык итүче субъектларга дәгъва белдерү һәм кулланучыларның хокукларын суд тәртибендә яклау тәртибе турында да аңлатылды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын исәпкә алып, гражданнарны товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүдән рациональ файдаланырга, табигый ресурсларны нәтиҗәле кулланырга һәм сакларга, бөтен дөньяда экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итәргә чакырдылар.
Моннан тыш, күпфункцияле үзәктә төрле белешмәлекләр, дәгъва белдерү, гариза үрнәкләре белән танышырга һәм алырга мөмкин иде.