«Вьетнамский» сәүдә комплексында «Рациональ кулланучы» темасы буенча консультация өстәле эшләде

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 13 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Вьетнамский» сәүдә комплексында гражданнарны кабул итте.

Белгечләр консультациясе – сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында оператив хәл итү. Консультация сатучылар өчен дә, кулланучылар өчен дә кирәк.

Бу чараны оештыруда һәм үткәрүдә «Вьетнамский» СК җитәкчелегенең бәяләп бетергесез ярдәмен билгеләп үтү мөһим.

Кабул итү барышында кулланучыларга, эшкуарларга, сатучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.      

Гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау – теләсә кайсы үсеш алган демократик дәүләттә төп бурыч булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International