Теләче районының Иске Җөри авылында гражданнар кабул ителде

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Шунда ук үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация бирү максатында гражданнарны да кабул иттеләр.

Катнашучыларга алкогольле продукция сату өлкәсендә консультацияләр бирелде. Сыйфатлы товарларны һәм җитешсезлекләре булган товарларны (тегү һәм трикотаж әйберләре, йон җепләр һәм кул сәгатьләре) алыштыру һәм кире кайтару турында сөйләштеләр. Мөрәҗәгать иткән гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның аерым нигезләмәләре һәм Товарларның аерым төрләрен сату үзенчәлекләре турында аңлатылды.

Чарада катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International