Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә профилактик акция узды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Ел саен Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 15 нче март көне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә чираттагы чара үткәрелде, белгечләр «Зарина», «Спортмастер», «Снежная королева», «Gloria Jeans» кебек сәүдә нокталарында булдылар.

Кеше туган көненнән башлап кулланучыга әйләнә. Яшәеше һәм эшчәнлеге, эше һәм укуы, көнкүреше һәм ялы өчен кирәкле товарларны һәм хезмәтләр күрсәтүне сатып алганда һәркем кулланучыга әверелә. Шул ук вакытта кирәкле әйберләр өчен акчаны ул үзе түләгәнме, яисә аның өчен ата-анасы, туганнары, дуслары түләгәнме, мөһим түгел. Шунысын да белеп торырга кирәк, 6 яшеннән башлап, балалар сабый чагыннан ук вак көнкүреш алыш-бирешләрендә катнаша башлый, әйтик туңдырма, сок, булка, котлау открыткасы сатып ала, мәктәп ашханәсендә түли, кино өчен билет сатып ала.

Шунысын да әйтергә кирәк, «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Закон гамәлдә булган елларда гражданнарыбызның үзләренең кулланучы хокуклары һәм аларны яклау мөмкинлеге турындагы белемнәре сизелерлек арткан. Кулланучыларның хокукларын яклау нәтиҗәлелеге дә шактый арткан. Товар сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең, хезмәтләр күрсәтүчеләрнең күбесе, дөрес төзелгән дәгъваларны күргәч, эшне судка кадәр җиткермәскә тырыша һәм кулланучыларның законлы таләпләрен судка кадәрге тәртиптә канәгатьләндерә.

«Торговый квартал» сәүдә үзәгендәге чара комплекслы узды: бу – эшкуарлар өчен семинар да, кулланучылар өчен «Кулланучы, үз хокукларын бел!» дигән акция дә.  

Эшкуарлар белән законнардагы үзгәрешләр, аяк киемен сату мәсьәләләренә кагылышлы сораулар каралды, чөнки 2020 елның 1 июленнән башлап аяк киемен мәҗбүри маркалау башланачак.

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 номерлы карарында аяк киеме товарларын маркалау кагыйдәләре расланган. Әлеге кагыйдәләр аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән маркаларга, ә әйләнештә катнашучыларга мониторинг системасына маркаланган аяк киеменә бәйле барлык операцияләр турында хисап тотарга мәҗбүр итә. Аяк киеменә чип тагу товарларның җитештерүчедән башлап сатып алучыга кадәр булган хәрәкәт циклын тулысынча күзәтеп торырга һәм базарга контрафакт кертмәскә ярдәм итәчәк.

2020 елның 1 июленнән башлап  маркаланмаган аяк киемен әйләнештә йөртү тыела: кодлар башка аяк киемен җитештерергә, импортларга һәм сатарга ярамаячак.

2020 елның 1 сентябренә кадәр калдыкларны маркалау рөхсәт ителә.

Маркасыз эшләгән өчен – штраф һәм аяк киемен конфискацияләү.

2020 елның 1 июленнән башлап аяк киемен Data Matrix  кодларыннан башка саклау, ташу яки сатып алу өчен штрафлар булачак. Шул ук вакытта аяк киеме конфискацияләнәчәк.

Физик затка: 2000-4000 мең сум;

Вазыйфаи затка: 5000-10000 мең сум;

Компанияләр: 50000-300000 мең сум.

Бу мәгълүмат сәүдә нокталары администрациясе өчен актуаль, ул, үз чиратында, җиткерелгән мәгълүмат һәм эшкуарларның, шулай ук кулланучыларның кулланучы белемнәрен арттырган өчен рәхмәт белдерде.

Чара үткәрү кысаларында кулланучы мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмат белешмәлекләре таратылды: «Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы», «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучының хокуклары», «Интернет-сатып алу» һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International