Кибеттә сатучылар өчен укулар үткәрелде

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфина Галиәхмәтова тарафыннан, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан чаралар үткәрү кысаларында, азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган Г.Г. Гыйльмуллина кибетендә сатучылар өчен укулар үткәрелде. Чараның төп максатчан юнәлеше сатучыга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен һәм норматив документларның таләпләренә җавап бирә торган һәм «Азык-төлек товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында» 2000 елның 2 гыйнварындагы 29-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвен узган азык-төлек товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт булды. Сатучыларга сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, товарлар турында рус телендә мәгълүмат булдыру, сатучыда сатыла торган азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы турында тәңгәллек сертификатларының һәм сыйфат таныклыкларының күчермәләренең булуы һ.б. турында консультацияләр бирелде.

Чара ахырында кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International