«Кулинария» кибетендә он һәм кондитер әйберләренә дегустация узды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, 2020 елның 13 нче мартында «Спасский оптторг» җитештерү берләшмәсенең «Кулинария» кибетендә он һәм кондитер әйберләре күргәзмә-презентациясе үткәрелде. Күргәзмәдә 20дән артык төрдәге продукция тәкъдим ителгән иде: гөбәдия, өчпочмак, лимон пирогы, кәбестәле пирог, күрәгәле пирог, кара җимеш һәм күрәгә белән катлы пирог, каймак пирогы, камыр эчендәге сосиска, чәк-чәк, төрле пәрәмәчләр, шулай ук өй токмачы.

Презентациягә тәкъдим ителгән барлык продукция дә шәхси кулинария цехында җитештерелә. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителә торган продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алды, шулай ук тәкъдим ителгән үрнәкләрнең тәмен татып карады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы һәм Спас муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге чарада катнашты һәм республиканың кулланучылар базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру, товарларны алга этәрү буенча активлыкны, халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру темасына чыгыш ясады.

Кибеткә килүчеләр продукциянең югары сыйфатлы һәм персоналның компетентлы булуын билгеләп үтте. Сатып алучыларның теләкләре әлеге продукцияне сату базарын арттыруда белдерелде. Әлеге чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре турында аңлатылды, тиешле буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International