Баулы районында чаралар комплексы үткәрелде

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Баулы районы буенча Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, Баулы муниципаль районының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге белгече Низамова Индира белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау буенча чаралар комплексы үткәрде.

     «Бристоль» кибетендәге сатучылар белән хуҗалык итүче субъект өчен укулар үткәрелде, анда кулланучыларның хокукларын яклау механизмы, әлеге өлкәдә гамәлдәге законнарны үтәү, хокук бозулар өчен җаваплылык турында аңлатылды.

     Хезмәтләр күрсәтүдән өлкәннәр генә түгел, балалар да файдалана. 1нче гимназиядә җиденче сыйныф укучылары өчен кулланучы белеме буенча дәрес үткәрелде. Яшүсмерләр аудиториясе файдалана алырлык формада кулланучыларның хокукларының дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан беркетелүе турында, Россия Федерациясендә кулланучыларның хокукларын гамәлгә ашыру механизмы буенча аңлатмалар бирелде.

      Күпчелек халыкның социаль якланмаган катламнарына караган пенсионерларыбыз аерым игътибарга лаек. Безнең хезмәткәрләр, кулланучы белемнәрен арттыруда ярдәм итү, күңелсез хәлләрдән саклау өчен, алар белән даими рәвештә очрашулар уздырырга тырыша. Бу юлы очрашу «Россия пенсионерлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Баулы төбәк бүлеге офисында узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International