Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан чаралар үткәрү кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты, хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде һәм шәхси эшкуар Л.И. Дәүләтшинаның ваклап кием-салым сатыла торган «XL» кибетендә кулланучылар өчен консультацияләр үткәрелде. Чараның төп юнәлеше – сатучыларга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм таләпләре һәм аларны үтәү зарурлыгы турында аңлатылды.
Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау буенча белешмәлекләр таратылды.