Спиртлы продукциянең эре партиясе юкка чыгарылды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

2020 елның 16-17 март көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яисә) әйләнешен чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары һәм продукцияне юкка чыгару зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә конфискацияләнгән яки законсыз әйләнештән алынган этил спиртын, законлы көченә кергән суд карарлары буенча стандартларның зарури таләпләренә, санитар кагыйдәләргә һәм гигиена нормативларына туры килми торган алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә тапшыру чарасы узды. Барлыгы 2315,76 литр тапшырылды, шуның 117,0 литры – спиртлы продукция һәм 2198,76 литры – алкогольле продукция, асылда сыра.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посад районында юк итү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International