Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль бүлекчәсе белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучы белемнәрен арттыру максатында, Сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Кулланучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең ел саен, 15 нче мартта билгеләп үтелүе, ә быел «Рациональ кулланучы» девизы белән уздырылуы турында сөйләделәр.
Лекция вакытында билгеләп үтелгәнчә, рациональ куллану ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм гадел сәүдәне үстерүгә, бер үк вакытта ярлылык дәрәҗәсен киметеп, һәркемгә яхшы тормыш сыйфатына, ризыкка, суга, энергиягә, медицинага һәм башкаларга бик күп уңайлыклар тудыру өчен юнәлдерелгән. Кулланучылар өстенлек бирә торган әйберләр товарлар һәм хезмәтләр җитештерүгә сакчыл якын килү алымнарын һәркайда гамәлгә кертүгә тәэсир ясарга сәләтле.
Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарга бәйле мәсьәләләр каралды, аерым алганда, шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү буенча да. Белгечләр барлык сорауларга җавап бирде, шулай ук «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы законның кайбер нигезләмәләре хакында аңлатты.