Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышының нәтиҗәләре

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 елның 17 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр уздыру залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә – «Татспиртпром» АҖ җитештергән спирт һәм аракы продукциясе буенча ябык дегустация.

Дегустациядә «Альфа» спиртының 2 үрнәге һәм «Альфа» спиртыннан әзерләнгән 7 аракы – эконом-сегментка караган 4 аракы үрнәге һәм бик югары бәя категориясендәге 3 аракы үрнәге бәяләнде.

Дегустацияләүгә тәкъдим ителгән аракыларның ваклап сату бәясе – 0,5 литрлы шешә өчен 240-400 сум.

Дегустацияләү өчен аракы үрнәкләре шәһәрнең сәүдә челтәреннән сатып алынды.

Бәяләү 10 баллы система буенча үткәрелде.

Дегустация комиссиясе әгъзалары «Татспиртпром» АҖ филиалларында җитештерелгән спиртларның һәм алардан ясалган, республиканың ваклап сату челтәрендә сатыла торган аракыларның сыйфатын яхшы бәяләде.

Утырыш барышында дегустация комиссиясе әгъзалары «Татспиртпром» АҖ филиалларында чыгарыла торган алкоголь продукциясенең органик характеристикаларының тотрыклылык проблемасы турында сөйләде.

«Татспиртпром» АҖ адресына, кулланучылар өстенлек биргән әйберләрне исәпкә алып, алкоголь продукциясен чыгару буенча киңәшләр җиткерелде.

Дегустацияләү нәтиҗәләре таблицада китерелде.

Тәртип
 саны

Атамасы

Җитештерүчесе

Гомуми
 балл бәясе

 

 

       

 

       

Этил спирты

 

     

1

АЛЬФА

«Татспиртпром» АҖ филиалы «Мамадыш СЗ»

9,54

 

2

АЛЬФА

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Усад СЗ»

9,65

 

«Эконом-сегмент» аракылары

 

     

1

РУССКАЯ ВАЛЮТА

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Усад Ликер-аракы заводы»

9,52

 

2

УСАДСКАЯ ХЛЕБНАЯ

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Усад Ликер-аракы заводы»

9,59

 

3

ЧИСТОЕ ПОЛЕ

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Казан Ликер-аракы заводы»

9,58

 

4

КАЗАНСКАЯ ПРЕСТИЖНАЯ

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Усад Ликер-аракы заводы»

9,54

 

Югарырак бәя категориясендәге аракылар

 

     

1

ХАНСКАЯ

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Казан Ликер-аракы заводы»

9,69

 

2

Татарстан

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Усад Ликер-аракы заводы»

9,67

 

3

TUNDRA AUTHENTIC.
ВОДКА КРАЙНЕГО СЕВЕРА

«Татспиртпром» АҖ филиалы
 «Казан Ликер-аракы заводы»

9,70

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International