Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне – җәмгыятьтә яшәүнең бер генә аспектына кагыла торган агарту чарасы. Әмма бу аспект бик тә мөһим, чөнки барлык кешеләр диярлек көн саен кулланучы ролендә катнаша.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы «Балкыш» (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар белән семинар уздырды.
Чараны уздыру кысаларында товарлар сатып алганда, эшләр башкару турында килешүләр төзегәндә өлкән яшьтәге кешеләр еш тарый торган проблемалы хәлләр, кулланучыларның хокукларын бозган өчен җаваплылык турында, сыйфатсыз товарны башкасына ничек итеп алмаштыру кирәклеге һ.б. турында фикер алышынды.
Очрашуда мөһим һәм актуаль мәсьәләләр каралды:
- Сыйфатсыз товар сатып алынган очракта дәгъваны ничек төзергә?
- Сатучы белән ничек сөйләшергә һәм кулланучының нинди хокуклары бар?
- «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Чара барышында кулланучы өчен белешмәлек буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.