5,4 литр сыра законсыз әйләнештән алынды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Законсыз сатуда булган сыраны ачыклау эше дәвам итә. 2020 елның 18 нче мартында Менделеевск районындагы авыл кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү һәм җитештерүнең легальлеген раслый торган документлардан башка гына сыра сатылуы ачыкланды. Сатыла торган сыра турындагы мәгълүматлар БДАМС системасында да чагылыш тапмаган булып чыкты. Мондый хокук бозулар «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган мәгълүмат нигезендә уздырылган административ тикшерү кысаларында расланды.

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 5,4 литр сыра законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучы зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясының 2 өлеше, 14.45 статьясы, 14.19 статьясы буенча беркетмәләр төзү өчен чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International