ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Түбән Кама икмәк комбинаты» җәмгыятендәге эш шартлары белән танышты

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Продукция җитештерү һәм аны татып карау шартлары белән таныштыру, шулай ук «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» логотибы төшерелгән продукцияне күрсәтү максатларында «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ тарафыннан Түбән Кама муниципаль районы сәүдә бүлеге, Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе, Мәгариф идарәсе, Сәламәтлек саклау идарәсе, «АБК-Пэймент» ҖЧҖ (балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклануны оештыру белән шөгыльләнә) вәкилләре өчен киңәшмә уздырылды. Балаларыбызның сәламәтлеге күп факторларга бәйле, һәм туклану – шулар арасында беренче урынны алып тора. Шуңа күрә дә мәктәп һәм мәктәпкәчә туклану өчен җаваплы затлар киңәшмәгә чакырылган да инде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмады.

Предприятие заманча технологияләр буенча эшли, шул ук вакытта үзенең алтын кагыйдәләрен үтәп, традицияләрне дә сакларга тырыша. Хәзерге вакытта икмәк комбинаты ассортиментында 40 төрдән артык продукция бар. Күптән түгел генә продукция төргәгендә ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшерелгән стикер да пәйда булган. Бу логотип өчен «Түбән Кама икмәк комбинаты» шәһәрдә беренче булып «ТАССРның 100 еллыгы» сертификатын алган. Әлеге сертификат үз товарларын маркалауда юбилей елы билгесен актив кулланучы сәнәгать предприятиеләренә тапшырыла.

Алга таба экскурсия Түбән Кама сөт комбинатында дәвам иттерелде, анда чарада катнашучылар «Домашкино» сөт продукциясен җитештерү эше белән дә танышты. Сәүдә маркасы сөт продукциясенең киң ассортиментын берләштерә: сөт, кефир, каймак, катык, ацидофиль эчемлек, йогырт, ряженка, атланмай, эремчек, сөт өсте һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International