Әтнә районы күпфункцияле үзәгендә кулланучылар өчен агарту чарасы узды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 нче мартында Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үзәккә килүчеләр өчен консультация бирде.

Чара кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм сеңдерү максатында, кулланучылар базарында низаглы хәлләр барлыкка килүдән саклау, ә алар барлыкка килгәндә мәсьәләне законнарга ярашлы итеп хәл итү максатында оештырылды.

Чара барышында белгечкә 8 гражданин кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Килгән халыкның күпчелеген, барыннан элек, туклану продуктларына бәяләрнең югары булуына бәйле; сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру, сроклар бозылуы турында; яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге һ.б. турындагы мәсьәләләр кызыксындыра иде. Әйтик, автомобиль сатып алынган, ләкин эксплуатация барышында анда җитешсезлекләр булуы ачыкланган, ди. Бу очракта кулланучы сатучыдан нәрсә таләп итәргә хокуклы? Барлык сораулар буенча да квалификацияле җаваплар бирелде.

Чарада катнашучыларның барысына да «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Законның төп статьялары һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Шулай ук «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International