2020 елның 19 нчы мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәре күпфункцияле үзәгендә, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләре һәм Чаллы шәһәренең икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм идарәсе вәкиле белән берлектә, үзәккә килүчеләр өчен консультация өстәле үткәрде.
Үзләрен кызыксындырган сораулар белән белгечләргә мөрәҗәгать итүчеләр тулы җаваплар алды, шулай ук алар белән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасына әңгәмә дә үткәрелде.
Кешенең күп төрле ихтыяҗлары бар һәм ул аларны канәгатьләндерергә күнеккән. Рациональ кулланучы – товарлардан һәм хезмәтләрдән файдаланганда максималь файда ала торган кулланучы. Рациональ кулланучы акчаны бары тик аңа зур файда китерә торган әйбергә генә тота. Кулланучының үз-үзен рациональ тоту тәртибе акча кытлыгы булганда альтернатив товарларны куллану компромиссына нигезләнә. Чаллы шәһәре күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр өчен әлеге мәгълүмат бик кызыклы һәм актуаль булды.
Шулай ук, танышып чыгу һәм көнкүрештә куллану өчен үзәккә килүчеләрнең барысына да кулланучыларның хокукларын яклау тематикасы белән буклетлар таратылды.