Балык Бистәсе районы Күгәрчен авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2020 елның 20 марты, җомга

2020 елның 20 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәрчен авыл җирлегендә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.

Гражданнарга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Очрашуларның урынга чыгып кабул итү барышында уздырыла торган мондый форматы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен гадәти хәлгә әйләнде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Уздырылган чара барышында анда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International