Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау буенча да консультацияләр бирә.
Шуңа бәйле рәвештә, Сез өйдән чыкмыйча гына да консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз.
Аерым алганда, түбәндәгеләрдән файдаланырга киңәш итәбез:
Соравыгызга квалификацияле җавап алу өчен, үзегез турында дөрес мәгълүматларны күрсәтегез. Фамилия, исем, җавап җибәрү өчен электрон почта адресы мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиеш. Мөрәҗәгатегезнең текстын кыскача һәм дөрес итеп бәян итегез.
http://gosalcogol.tatar.ru/rus/priem.htm
Сез әлеге портал аша барлык кирәкле элемтәләрне, шулай ук актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү ысулларын таба аласыз.
+7 (843) 278-92-79
Адрес: Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 94 йорт.
Электрон почта адресы: gosalcogol@tatar.ru
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе «Россия Федерациясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль закон белән регламентлана.
Электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгать авторларының шәхси белешмәләре турындагы мәгълүмат шәхси мәгълүматлар турында Россия законнары таләпләрен үтәп саклана һәм эшкәртелә.