Тикшерү чаралары барышында берничә хокук бозу очрагы ачыкланды

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданиннан килгән мөрәҗәгать нигезендә уздырылган административ тикшерү кысаларында Яңа Чишмә районының дүрт сәүдә ноктасына барып кайттылар.

Тикшерү барышында ачыкланганча, сатудагы өч сәүдә ноктасында 2-4 атамадагы сыраның (сыра эчемлекләренең) яраклылык вакыты чыккан булган. Шул ук вакытта бер кибеттә яраклылык вакыты чыккан сырадан тыш, чеклары элегрәк сугылган 3 төр аракы да табылган. Әлеге продукция киштә астына урнаштырылган һәм, «Антиконтрафакт Алко» мобиль кушымтасы мәгълүматларына караганда, тикшерүгә кадәр берничә көн кала БДАМС системасында сатылган булган.

Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъектлардан 14 литрдан артык алкоголь продукциясе алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International