Товар документлары булмаган алкоголь продукциясе белән сәүдә иткәннәр

2020 елның 27 марты, җомга

26 нчы март көнне, «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мәгълүмат нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре Сарман муниципаль районының Җәлил поселогындагы сәүдә объектларының берсендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, биредә товар документлары булмаган алкогольле продукция (сыра) белән сәүдә итеп ятканнар, өстәвенә, ярашлылык сертификатлары яки ярашлылык декларациясе дә булмаган. Моннан тыш, хәмер сату эше БДАМС системасында да исәпкә алынмаган.

146.3 литр күләмендәге продукция әйләнештән алынды, бу хакта беркетмә төзелде. Тикшерү барышында сатучы алкогольле продукциягә кирәкле товар документларын күрсәтә алмаганга күрә, югыйсә бу аның бурычы булып тора, шәхси эшкуарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлешендә, 14.19 ст., 14.45 ст. каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

«Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»гы 171-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясындагы 2 пункты нигезендә, алкоголь продукциясен тиешле лицензиядән башка, әлеге Федераль законның 10.2 статьясы нигезендә озату документларыннан башка, әлеге Федераль законның 11 статьясындагы 3 пунктында билгеләнгән мәгълүматтан башка, әлеге Федераль законның 12 статьясы нигезендә ярашлылык турында декларацияләрсез, маркалаусыз ваклап сату рөхсәт ителми. Әлеге Федераль законның 10.2 статьясы нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легальлеген раслаучы документларга, шул исәптән товар-транспорт кәгазьләре дә, товар-транспорт кәгазьләренә теркәлә торган белешмә керә.
Шулай итеп, алкогольле продукциягә документлар, шул исәптән ярашлылык сертификатлары, товар-транспорт кәгазьләре һәм продукция әйләнешенең легальлеген һәм аны җитештерүче оешмадан кулланучыга кадәр җиткерүнең законлы булуын раслап, аларга теркәлә торган белешмәләр турыдан-туры сәүдә ноктасында булырга һәм сатып алучының да, контрольлек итүче органның да беренче таләбе буенча тапшыруга әзер булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International