ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм территориаль органнар җитәкчеләре тарафыннан шәхси кабул итү тәртибе үзгәрә

2020 елның 27 марты, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 18 мартындагы 208 номерлы йөкләмәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның 16 мартында расланган  «Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм дәүләт катнашындагы оешмаларның эш режимы буенча методик күрсәтмәләр» нигезендә, 2020 елның 20 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә, аның урынбасарларына һәм территориаль органнар башлыкларына килгән гражданнарны шәхсән кабул итү чикләнә.

Гражданнарга, шәхси эшкуарларга һәм башка затларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә интернет-кабул итү системасы аша: http://gosalcogol.tatar.ru/rus/priem.htm яки Россия почтасы буенча язмача рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. 

Адрес: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 нче йорт

Телефон: +7 (843) 278-92-00

Факс: +7 (843) 278-91-92

E-Mail: gosalcogol@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International