Дәүләт Думасы спиртлы энергетик эчемлекләрне сатуны тыярга тәкъдим итте

2012 елның 18 декабре, сишәмбе
Дәүләт Думасы комитеты азык-төлек продукциясе турында регламентка төзәтмәләр эшли. Үзгәртүләр спиртлы энергетик эчемлекләрне, шулай ук алкогольле коктейльләрне сатуны тыю мөмкинлеге бирәчәк, дигән Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Сергей Калашников.
Моннан тыш хәзерге вакытта Дәүләт Думасында балигъ булмаганнарга теләсә нинди энергетиклар сатуны тыйган берничә инициатива ята, дип хәбәр итә Россиянең “Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы.
“Без мондый эчемлекләрнең атамаларын тәртипкә салуны тәкъдим итәбез. Алар өчен махсус регламент эшләргә кирәк. Азык-төлек продукциясенең куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәсә, мондый эчемлекләрне сатудан алырга кирәк”, – дип билгеләп үткән Калашников.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International