Минзәләдә яраклылык срогы чыккан хәмер продукциясе әйләнештән алынды

2020 елның 31 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Минзәлә шәһәрендә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау буенча уздырылган контроль чаралар барышында 2 сәүдә объектында яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның ике фактын ачыклады. Әлеге продукция әйләнештән алынды, кагыйдә бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде.

Шәхси эшкуарларга истә тотарга кирәк: әлеге хокук бозу «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы 2300-1 номерлы РФ законын һәм «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»гы 171-ФЗ номерлы законны бозу булып тора.

Азык-төлек товарларының яраклылык вакытына даими игътибар итеп торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International