“Дезинфекция эффекты булган тире антисептигы” ялган булып чыккан

2020 елның 3 апреле, җомга

2020 нче елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомствоара контроль оператив бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр идарәсенең икътисад куркынычсызлыгы һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, халык мөрәҗәгатен тикшерү кысаларында “Дезинфекция эффекты булган тире антисептигы (спиртлы)” җитештерү фактын ачыклый. Казан шәһәренең Хлебозаводская урамы 2 а адресы буенча НПО “Альфа Кемикал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять антисептик җитештерү белән шөгыльләнгән. Әзер продукциядәге маркировкада антесептик составында изопропил спирты керә дип күрсәтелгән. Әмма, алынган мәгълүматлар буенча, антисептик составында этил спирты бар. Урында тикшерү барышында, складта 5 һәм 1 литрлы ПЭТ савытларга бүленгән 8 415 литр әзер продукция барлыгы ачыкланган. Алынган продукция “Татспиртпром”ның Званка бистәсендәге складына урныштырылган. Тикшерү материалы КУСП да теркәлгән һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр идарәсенең УБЭП бүлегенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International