Түбән Кама шәһәрендә узган тикшерүдәр нәтиҗәсендә алкоголь продукциясен сатуда кимчелекләр ачыкланган

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомствоара оператив бүлеге хезмәктәрләре 2020 нчы елның 31 нче мартыннан 2 нче апреленә кадәр Түбән Кама шәһәрендә тикшерү эшләре алып барды. Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектындагы “Пенная коллекция” кибетендә куллану срогы чыккан алкоголь продукциясе сату очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә 2,5 литр алкоголь продукциясе тартып алынган.

Сөембикә урамындагы шундый ук кибет үз эшчәнлеген тиешле законны бозып башкарган: кибет белем бирү учреждениесе белән бер рәттән эшләргә тиеш түгел. Нәтиҗәдә 240 литр спиртлы эчемлек тартып алынган. Кибет хуҗасы җаваплылыкка тартылган.

Вахитов урамында “ДивоДаром” кибетендә тикшерү барышында, тишле вакыт чыкканнан соң да спиртлы эчемлекләр сату факты ачыкланган.

Барлык тикшерү нәтиҗәсендә 242, 5 литр спиртлы эчемлек тартып алынган.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Түбән Кама шәһәрендә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында спиртлы эчемлек сатып алырга мөмкин дигән фикер туа.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International