Әле күптән түгел генә кыйммәтле металл яки алтыннан эшләнгән товарларны кире кайтару мөмкин түгел иде. 1998 елның 19 январендә кабул ителгән Карар исемлегенең 9 нчы пункты нигезендә, техник характеристикасына катнашы булмаган очракта кыйммәтле металл һәм эшкәртелгән кыйммәтле ташлар кире кайтарылмавы күрсәтелә.
2019 нчы елның 30 ноябрендә Россия Федерациясе хөкүмәте читтән торып товар сатып алу Кагыйдәләренең 5 нче пунктына түбәндәге өстәмәләр кертә:
“Россия Федерациясе территориясендә кыйммәтле металл һәм ташлардан эшләнгән сертификацияләнгән ювелир товарларын дистанцион рәвештә сатарга мөмкин”. Бу – читтән торып ювелир эшләнмәләрен сатып алган очракта кулланучы “Кулланучылар хокукын яклау” Законының 26.1 статьясына таяна ала дигән сүз. Димәк, кулланучы ювелир эшләнмәләреннән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Товарны кулга алганнан соң 7 көн дәвамында аны кире кайтару хокукына ия. Моннан тыш, кулланучыга товарны тапшырганда кире кайтару тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмат җиткерелмәгән булса, кулланучы аны 3 ай дәвамында кире кайтара ала. Шунысы шарт – кире кайтарылучы ювелир эшләнмәсенең сыйфаты, тышкы күренеше тиешле дәрәҗәдә булырга, документы (товар яки касса чегы, квитанциясе) булырга тиеш. Товар документлары булмаган очракта сатып алу шахитлары күрсәтмәләрен кулланырга мөмкин. Кулланучы товарны кире кайтарган очракта, сатучы килешүдә күрсәтелгән сумманы 10 көн дәвамында кулланучыга кире кайтара.