2020 елның беренче кварталында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре законсыз алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә 108 закон бозу очрагын ачыклаган. Шуларның 33 факты тиешле булмаган вакытта алкоголь эчемлекләр сату, 14 тапкыр составында спирт булган сыеклык сату,1 тапкыр тиешле булмаган вакытта алкоголь продукциясе сату, лицензиясе булмаган килеш алкоголь продукцясе сату, 41 факт декларацияләү өлкәсенә кагыла, 11 очракта алкоголь продукциясе ЕГАИС системасына исәпкә куелмаган, 3 очракта куллану вакыты чыккан сыра сатуга туры килә.
Законсыз әйләнештән барлыгы 322,5 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр алынган.