ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында читтән торып гражданнарны кабул итү узды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Михеева М.И. 2020 елның 14 апрель көнне читтән торып гражданнарны кабул итте.  

Баулыда яшәүче кулланучы үзенең сорравы белән Zoom (https://zoom.us) видео элемтә платформасына чыкты. Ул сыйфаты начар булган товарны кире кайтару шартлары турында белеште. Башка кулланучы ваклап алкоголь продукциясе сатуга лицензиягә дәүләт пошлинасы түләү турында консультация алды. Барлык катнашучыларга да закон кысаларында төпле җаваплар бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International