ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлегендә читтән торып гражданнарны кабул итү оештырылды

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге җитәкчесе Марина Тихонова читтән торып гражданнарны кабул итте. Кабул итү Zoom (https://zoom.us) видеоконференция үткәрү платформасында оештырылган иде. Элемтәгә чыгучыларның сораулары интернет-кибетләр аша уңышсыз сатып алулар, тиешенчә башкарылмаган хезмәтләргә кагылышлы иде. Барлык катнашучыларга да закон нигезендә аңлатып җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International