Казан территориаль органына кергән район территорияләрендә 2019 елда хокук куллану нәтиҗәләре буенча гавами чаралар үткәрү турында

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр итә: 2020 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак:

  • Чараның исеме: "2019 елга эш нәтиҗәләре буенча хокук куллану практикасы турында сораулар ".
  • Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органының исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
  • Чараны үткәрү датасы һәм вакыты:  2020 елның 29 апрелендә, 10.00 сәгатьтә.
  • Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Хади Җакташ урамы, 94 йорт, 3 кат, киңәшмәләр залы.
  • Чараны үткәрү ысулы: онлайн режимда киңәшмә.
  • Чараның статусы: планлаштырылган.
  • Чарага кыскача тасвирлама: контроль чаралар үткәрү буенча 2019 елга эш нәтиҗәләре турында, спиртлы продукция һәм алкоголь әйләнеше өлкәсендә табылган икмчелекләрнең сәбәпләре турында.
  • Чара нәтиҗәләренә кыскача тасвирлама: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Гавами чарада катнашу өчен Сез түбәндәге электрон адрес буенча теркәлә һәм 2020 елның 27 апреленә кадәр күрсәтелгән тематика буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны җибәрә аласыз: Marina1.Egorova@tatar.ru.

Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша ачыкларга була: 8 (843) 278-91-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International